Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республика авылларында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате яшьләр фестивале гастрольләре башланды

Беренче чыгышлар Яңа Чишмә районында башланып киткән. Ленино һәм Яңа Чишмә авыллары хезмәтчәннәренә Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин, ГИТИС тәмамлаган яшь артистлар Алексей Родионов, Александра Бушуевалар, фестиваль җиңүчеләре Игнат Изотов, Илгиз Зәкиев, Зәринә Хасаншина, Зәринә Бикмуллина, Зилә Гыйбатова концерт куйган. Артистлар белән бергә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясаган. “Сезнең килүегез Яңа Чишмә өчен бәйрәм булды. Бу фестиваль авыл балаларына да зур сәхнәгә чыграга мөмкинлек бирә”, – дип “Йолдызлык” артистларын район башлыгы Вячеслав Козлов та сәламләгән. Яшь талантлар Аксубай районының Карасу һәм Иске Илдерәк авылы клубларында да чыгыш ясаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев