Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәшит Ваһапов милләт буларак сакланып калу мәсьәләләрен күтәрүгә ничек сәбәпче булган?

Вафатына кадәр үк онытыла язган шәхесләр күп бездә. Ә бит хәтер яңарту, җырга гомер өрү өчен бер кешенең җиң сызганып эшкә керешүе җитә. Бу җәһәттән Рәшит Ваһапов бәхетле. Аны популярлаштыруга якташы, продюсер Рифат Фәттахов алынды. Хәзер инде без аның турында, ул вафатыннан соң да сәхнәдә эшләвен дәвам итә, дип сөйли алабыз. Ләкин бу шәхескә бәйле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый әле. Рәшит Ваһапов үзенең туган көнендә милләт буларак сакланып калу мәсьәләләрен күтәрүгә сәбәпче булды. "һәр тыкрыкта бөек шәхесләргә һәйкәл кирәк" Ни өчендер татар ул-кызларына һәйкәлләр бик авырлык белән генә куела. Милли хәтернең көчәеп китүе өркетә торгандыр инде. Куелган кадәреләреннән исә милли горурлык түгел, мескенлек өркелә. Рәшит Ваһаповка да 2006 елда ук һәйкәл кую турында карар кабул ителгән булган. Һәм бу эш, гадәттәгечә, кәгазьдә генә калган. Бу хакта Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов менә ниләр сөйләде: "Һәйкәл кую җырчының 100 еллыгына тәгаенләнгән иде. Карарны ул вакыттагы Премьер-министр, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бөек татар шәхесләренең һәйкәлләре язмышы шундый, күрәсең. Алар бик озак дөньяга килә. Бу очракта да шулай килеп чыкты. 2008 – кризис елы. Шуңа әлеге эшне финанслауда тоткарлык килеп чыкты. Һәйкәлнең урыны да ачыкланмады, эскизга бәйге дә игълан ителмәде. Бу көннәрдә әлеге мәсьәлә яңадан күтәрелде, утырыш үтте. Мәдәният министрлыгы һәйкәл кую идеясен хуплый, мэрия дә каршы түгел. Шәһәр җитәкчелеге берничә урын тәкъдим итә: татар филармониясе скверы янында, Меңьеллык паркында, Казансу буенда. Азино районындагы Ваһапов урамына урнаштыру турында да сүз булды. Ләкин хөкүмәт утырышында бу фикер кире кагылды. Һәйкәл үзәктә, халык күп йөри торган урында булыр, дип өметләнәбез. Рифат Фәттахов Казанда һәйкәлләр бик аз дигән фикердә. Аныңча, һәр тыкрыкта бөек шәхесләргә һәйкәл кирәк. “Һәйкәл – хәтер дигәнне аңлата. Алай гына да түгел, халыкның милли хәтере. Димәк, һәйкәл кую – билгеле бер шәхеснең исемен мәңгеләштерү генә түгел. Ул халыкның милли хәтерен саклау. Ләкин хәзерге һәйкәлләр бу функцияне үти алмый. Атаклы композитор Рөстәм Яхин һәйкәлен алыйк. Ул бит сырхау кешене хәтерләтә. Гимн авторын шулай күрсәтәләрмени? Яисә нигә кирәк иде Такташ һәйкәлен җиргә сеңдереп куярга?Мәскәүдәге Маяковский һәйкәлен күргәнегез бармы? Менә нинди була ул һәйкәл!” – ди продюсер. “Минем җырым – минем догам” Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелгән искә алу чарасында татар җырына бәйле башка проблемалар да күтәрелде. Аның иң куркынычы – татар җырының сыйфатсызлануыдыр, мөгаен. Моннан ничек котылырга соң? Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров кебек олпатлар башкаруындагы җырларны радио-телевидениедән ешрак яңгыратырга, алар репертуарында яшь алмаш әзерләргә кирәк, ди. Аныңча, фонд нәкъ шушы юнәлештә эшли дә инде. "Җырыбыз чүпләнде, вакланды, татар җыры үзенең асылыннан тайпыла башлады. Бу - бик куркыныч нәрсә. Кайбер композиторларның иҗатын алсак, аның көенә чувашча, марича, урмуртча һәм тагын әллә күпме аһәңнәр буталган була. Әгәр Сәйдәш, Яхин, Мансур Мозаффаров иҗатларын алсак, аларның әсәрләрен башка берни белән дә бутап булмый. Безгә шундый җыр сәнгате кирәк. Яшь җырчыларыбызны, сәнгать әһелләрен Ваһаповлар рухында тәрбияләргә тиешбез. Билгеле, радио-телевидениедә, концертларда аның тавышын ешрак ишеттерергә кирәк", - ди комитет рәисе. Яхшы җыр күңелгә дога кебек үк шифалы, ди Разил Вәлиев. Бу уңайдан ул Илһам Шакиров белән Болгарга сәфәр кылуларын искә төшерде. "Ак мәчеткә кергәндә, Илһам абый авыз эченнән акрын гына җырлый башлады. Илһам абый, нишләп җырлыйсың, монда бит дога укырга кирәк, дим. “Разил энем, минем җырым – ул минем догам”, – диде Илһам ага. Мәгънәле җырлар, чыннан да, дога шикелле үк, күңелгә яхшылык, изгелек иңдерә. Бүген мәктәпләрдә татар телен укыту авырлашканнан-авырлаша бара. Мәскәүдән яңадан-яңа күрсәтмәләр килеп кенә тора. Әмма җырыбыздан тыйган кеше юк бит. Баланы милли рухта тәрбияләргә телибез икән, милли җырларны кечкенәдән күңеленә салырга тиешбез", диде Разил Вәлиев. Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында Олпат җырчының рухына Коръән уку мәҗлесендә Илнар хәзрәт Зиннәтуллин да татар җырының куәте турында сөйләде. Ул үз фикерен бер әсир язмышы мисалында аңлатты. "Германиядә әсирлеккә төшкән бер татар кешесен җырлатып караганнар һәм югары уку йортында укырга тәкъдим иткәннәр. Әсир моңа гаҗәпләнә һәм нишләп сез минем белән бу кадәр кызыксынасыз, дип сорый. “Сез - дәүләтсез, изелгән халык. Сезнең хокукларыгыз юк, телегез тыелган. Шуңа күрә йөрәк ачыгызны җырларыгызга салгансыз. Татар халкы иҗаты безне шуңа кызыксындыра”, – диләр аңа. Татар халкының иҗаты – аның тарихы, халык буларак сакланып калуның бер ысулы да. Әлбәттә, иҗатны да кысаларга кертергә тырыштылар. Заманында “Туган тел”нең соңгы куплетын җырламадык. Аллаһ сүзе кергән шигырьләр, җырлар тыелды", - ди Илнар хәзрәт. Галим Индус Таһиров, әлеге сүзләрне куәтләп, җырның сыйфатын кайгыртырга чакырды. Соңгы вакытта радио ешлыкларыннан яңгыраган моңсыз җырларның зыянына тукталды. "Әгәр җыр-моң яши икән, милләт яши. Ә инде булыр-булмас сүзләргә көйләнгән чиле-пешле җырлар белән генә милләтне саклап кала алмаячакбыз. Безгә халык җырлары, халкыбызның тарихын күрсәтә торган җырлар кирәк", – ди ул. Рәшит Ваһапов үзенең туган көнендә милләт буларак сакланып калу мәсьәләләрен күтәрүгә сәбәпче булды. Халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Эмиль Җәләлетдинов, Рөстәм Маликов, композитор Рамил Курамшин бу җәһәттән төрле киңәшләрен җиткерделәр. Ә иң мөһиме, бердәмлек кирәк, ди Илнар хәзрәт Зиннәтуллин. “Бер журналист кыз язучыларны бүләкләү тантанасы турында сөйләгән иде. Бик уйландырды аның сүзләре. Бер язучы чыга, бүләкне ала, ә шуңа ник бер язучы котлап кул чапсын! – ди. Икенчесе чыга, аңа да кул чапмыйлар. Менә бу күренеш, көнчелек хас безгә. Әйдәгез, милләт мәсьәләләрендә булса да бердәм булыйк, җәмәгать”, – диде ул.
"Татар-информ",
"Ватаным Татарстан",
Автор: Гөлинә Гыймадова
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев