Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Р.Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры бәйгесе лауреатлары билгеле булды (ФОТО)

Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры бәйгесе нәтиҗәләре буенча быел 34 артист һәм дүрт коллектив лауреат буларак игълан ителде. Җиңүчеләр кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үткән гала-концертта игълан ителде. Гала-концертка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелсә дә, ул катнаша алмады. Фестивальне оештыручыларны һәм артистларны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Ул 2004 елда К.Тинчурин исемендәге театр залында узган I фестивальне искә төшерде, шул вакыт эчендә күпме талантлар ачылып, күпме җырчыга сәхнәгә юл күрсәтелгәнне искәртте. Римма Ратникова республика җитәкчеләренең бу фестивальгә һәрчак хәерхаһлы булуларын әйтеп узды һәм сәхнәдән Фәрит Мөхәммәтшинның сәламләү сүзләрен укыды. Исегезгә төшерәбез, әлегәчә Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры бәйгесенең жюри рәисе Илһам Шакиров иде. Быел бу вазифа Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовка тапшырылды. Жюри әгъзалары арасында Резеда Әхиярова, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Венера Гәрәева, Дилия Хәйретдинова, Лада Лабзина, Әлфия Җаббарова, Айгөл Нәбиуллина да бар иде. Гала-концертта легендар җырчыларыбыз Флера Сөләйманова, Ренат Ибраһимов, фестивальнең күптәнге дусты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, фестивальнең алдагы еллардагы лауреаты Артур Исламов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина чыгыш ясады. Лауреатларның күпчелеге Рәшит Ваһапов репертуарыннан җыр башкарды. Тамашачы Рәшит Ваһапов яратып башкарган “Тәскирә”, “Нурия”, “Фирдәвескәй” җырларын яшьләр башкаруында тыңлады. Бер генә яшь җырчы – “Сөембикә варислары”, “Урмай моңы” фестивальләре лауреаты Марат Яруллин гына, Фирзәр Мортазин язган бүгенге эстрада җырын башкарды. Маратны алып баручылар Рәшит Ваһаповның якташы, Актук авылы (Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы) егете дип игълан иттеләр. Искәртеп үтәбез, бәйге “Ялгыз вокал” һәм “Вокаль ансамбльләр” номинацияләре буенча үтте. Лауреатлар академик вокал һәм эстрада җырларына бүлеп билгеләнде. Лауреатлар арасында җыр сөюче һәм төрле фестивальләргә йөрүче, татар җыр сәнгате яңалыкларыннан хәбәрдәр тамашачыга таныш исемнәр байтак иде. Шуларның берсе – иң активы – “Голос” Балалар проекты финалисты, “Татар җыры” халыкара бәйге лауреаты һәм тагын бик күп конкурс һәм проектларда катнашучы, Казанның 16 нчы татар-рус гимназиясе укучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Ул музыкаль белеме булмаган бердәнбер катнашучы иде. Лауреатлар арасында җырчы Айдар Габдиновның кызы, продюсер Илфак Шиһапов белән эшләүче җырчы Айсылу Габдинова, “Үзгәреш җиле” проекты җырчысы, Венера Ганиева шәкерте Илнар Миранов һәм башкалар бар иде. Лауреатлар арасында Ярамир Низаметдинов, Эльмира Авзалова, Лилиана Ирназарова, Рафис Сиразин, Артур Садыйков, Айгөл Хәернасова, Илгиз Мөхетдинов бар. Җиңүчеләргә республиканың төрле радио һәм телеканалларында ротация мөмкинлеге дә бүләк ителде. Ә Гран-прига яшь җырчы, Венера Ганиева укучысы Ранис Габбасов лаек булды. Р.Ваһапов исемендәге халыкара фестивальнең Кайгыртучылар советы рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Ваһапов биеклегенә омтылучы бу җырчылар мактауга лаек. Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд хәбәр итүенчә, быел бәйгегә моңарчы күрелмәгәнчә күп гариза килгән. 2013 елда – 33, 2015 елда – 97 гариза каралса, быел катнашучылардан 122 гариза алынган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев