Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ренат Харис юбилеен “Шагыйрь мәхәббәте” белән билгеләп үтә

Иртәгә, ягъни 15 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Шагыйрь мәхәббәте“ операсы тамашачылар хозурына тәкъдим ителә. Кичке 6 да башлана торган чара ТРның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харисның 75 яшьлек юбилеена багышлана. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 2 пәрдәдән торган операга музыканы Резеда Ахиярова язган. Анда М. Җәлил театры артистлары Гөлнора Гатина, Артур Исламов, Венера Протасовадан тыш, Казаннан Денис Хан-Баба, Мария театры солисты Әхмәт Аһади тавышларын да ишетергә мөмкин булачак. Дирижер — Италиядән килгән Марко Боэми. Спектакль бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүледованың мәхәббәтенә багышлана. Анда Тукай тормышыннан мизгелләрне, аның шагыйрь булып формалашуы сурәтләнә. Театр өчен опера бик зур уңыш китергән. Спектакль Россиянең “Алтын битлек” милли театраль премиясенә 5 номинациядә тәкъдим ителә һәм Тукай партиясен башкарган Әхмәт Аһади 2008 елда “Алтын битлек” лауреаты була. Ренат Харис опера һәм балет театры өчен, “Шагыйрь мәхәббәте”ннән тыш, “Алтын Урда” һәм “Йосыф кыйссасы” операларына да либреттолар иҗат иткән. 2017 елда театрда шагыйрьнең тагын бер иҗат җимеше — “Сөембикә” операсының премьерасы көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев