Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ренат Харис тәрҗемәсендә белорус шагыйрьләренең әсәрләрен туплаган "Хуш киләсез – Калi ласка" дип исемләнгән китап дөнья күрде

Күптән түгел “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис тәрҗемәсендә белорус шагыйрьләренең әсәрләрен туплаган “Хуш киләсез – Калi ласка” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Китапта белорус халкының XVI гасырдан алып бүгенге көнгәчә иҗат иткән күренекле шагыйрьләрнең әсәрләре урын алган. Аларның күпчелеге татар теленә беренче тапкыр тәрҗемә ителә. Игътибарыгызга Ренат Харисның әлеге китапка  кереш мәкаләсен тәкъдим итәбез.  

***

  Беларусь җирләре Татарстаннан еракмы? Чакрымлап, сәгатьләп үлчәсәң, әлбәттә, бик якын түгел. Ләкин ул җирләр минем өчен, нигәдер, бик якын... Белоруссия белән тирәнтенрәк кызыксына башлавым 1971 елдан –минем Татарстан язучылар берлеге җаваплы сәркәтибе булып эшләгән чорда - башланды булса кирәк. Ул елларда Язучылар берлеге рәисе булып танылган шагыйрь Зәки Нури эшли иде. Ул кайчакларда үзенең Белоруссия урманнарында Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар армиясендә  фашистларга каршы сугышуларын искә алырга ярата иде. Орша шәһәренең мактаулы гражданины Зәки Нури белорус әдәбияты белән тыгыз элемтәдә яшәде, белорус шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итте, аларны аерым китаплар итеп бастырып чыгарды. Берничә елдан соң Югары Ослан районында Печищи авылында белорус әдәбияты классигы, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга эвакуацияләнгән Янка Купала музее ачылды. Аның барлыкка килүендә дә Зәки аганың роле кечкенә булмады. Бу музейда миңа,Янка Купала шигъри дөньясы аша, белорус әдәбиятына да  ишек киңрәк ачылды. Мәктәп дәреслекләреннән таныш Якуб Колас янәшәсенә Максим Танк, Петрусь Бровкалар, Аркадий Кулешовлар килеп басты. Аларның шигырьләрендә белорус җирләренә фашизм китергән афәт тетрәндергеч трагедия булып гәүдәләнә һәм әкияти чыдамга ия белорус халкына мәдхия булып яңгырый. Фашист армадасына каршы иң беренчеләрдән булып күкрәген куйган  Пётр Михайлович Гаврилов – безнең милләттәш һәм якташ. Брест крепостен саклауда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен ул Советлар Союзы герое  һәм Брест шәһәренең Мактаулы гражданины исемнәренә лаек була. 2006 елда миңа Витебсктан ерак та булмаган Дубровенское районында, “Рыленки” дигән хәрби мемориалда композитор Фәрит Яруллин кабере туфрагына тезләнеп тору бәхете тиде.Утыз яше дә тулмаган бөек татар композиторының белорус туфрагында ятуы бу җирләрне минем күңелемә тагы да якынайтты. Бу яклар Муса Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы белән дә бәйле. 1943 елның февралендә белорус партизаннарына каршы сугышка фашистлар тарафыннан җибәрелгән “Идел-Урал” легионының 825-нче батальоны, баш күтәреп, командирларын үтереп, партизаннар ягына чыга һәм 506 кеше Гурко отрядына кушыла. Җәлилчеләр каһарманлыгының чишмә башы – белорус җирләрендә, Витебск янында. Шушы җирләрдә күренекле шагыйрь, прозаик, “Яшәү белән үлем арасында” повесте, “Җимерелгән бастион” романы авторы Нәби Дәүли дә фашистларга каршы сугыша һәм, Орша шәһәре янында чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Ул да белорусслар турында бик җылы итеп сөйли иде.Җитмешенче елларда Зәки Нурины, Нәби Дәүлине һәм тагын берничә татар язучысын Белоруссиянең җитәкчесе Пётр Миронович Машеров кабул итә. Бу вакыйга ике республика, ике әдәбият арасындагы элемтәләрне тагы да ныгыта. Ләкин татарлар белән белоруслар арасындагы элемтәләр тарихы берничә гасырга сузылган. Инде 1397 елда ук берничә мең татар гаиләсе белорус җирләренә күчеп килә. 1410 елда Туктамыш ханның улы Җәләлетдин җитәкчелегендәге татар атлы гаскәре, Польша һәм Литва гаскәрләре белән берлектә, Тевтон ордены рыцарьларын тар-мар итешә.Кайбер мәгълуматларга караганда Җәләлетдин бергә-бер сугышта Тевтон Ордены магистры Ульрих фон Юнгингенны үтерә, ә милләттәшнең батырлыгы, кайсы гасырда булуына карамастан, йөрәккә горурлык булып кереп урнаша. 1591 елда Речь Посполитая территориясендә (бүгенге көндәге Белоруссия, Украина, Литва, Польша җирләрендә) 100 мең татар яшәгән. Алар арасында Җәләлетдин гаскәре токымнары да күп булган. Хәзер дә “көнбатыш татарларының” күпчелеге Беларусь Республикасында яши һәм Казан белән элемтәсен ныгыта бара. Менә шуның өчен дә Татарстан белән Беларусь арасы, минемчә, бик якын. Җан тартмаса да, кан тарта, күрәсең –белорус туфрагына күп гасырлар дәвамында сеңә килгән татар каны! Тарихи элемтәләрне һәряклап дәвам итәргә һәм ныгытырга кирәк. Бу мәсьәләдә әдәбиятлар зур эш башкара алалар, чөнки матур әдәбият - иң җиңел һәм тиз аңлашыла торган универсаль халыкара тел ул. Татарстан һәм Белорусь язучылары бүген дә Зәки Нурилардан калган әдәби элемтә-багланышларны өзмиләр. Моннан берничә ел элек мин прозаик, киносценарист Сергей Трахимёнокка рус телендә чыккан китабымны бүләк иткән идем. Һич көтмәгәндә Минскта минем “Сяребраны прамень” (“Көмеш нур”) дигән китабым басылып чыкты. Утыз еллап мин Белоруссиянең халык шагыйре Рыгор Бородулин белән элемтәдә булдым. Аның бер эпиграммасы да саклана: Не боятся стихи преград, Ни стихии, ни духа злого. Расширяй, дорогой Ренат, ХАРИСонты родного слова! 1980. Туган телнең, туган әдәбиятнең, сәнгатьнең гаризонтларын киңәйтү мактаулы, әмма катлаулы проблема. Хәзерге меркантиль дөньяда “Кунак ашы – кара каршы”дигән мәкаль һәрвакыт күз уңында булырга тиеш. Менә шундый уй-ниятләр белән мин егерменче-егерме беренче гасыр белорус шигърияте дөньясына кереп киттем һәм, гаҗәеп, үзебезнең Тукай, Такташ, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Илдар Юзиевләргә  аваздаш иҗатлар белән очраштым. Белорус поэзиясенең рухы миңа татарныкына якын булып тоелды. Андагы моңсулык, язмыш белән тарткалашу, якты өмет, мәһабәт горурлык, ата-бабаларга чиксез ихтирам, бәхет өчен көрәштәсоңгы тамчы канны да бирергә әзерлек, җанга сеңгән гореф-гадәтләргә турылыклы булу белорус шигърите тукымасының буй җепләре.Белорус халкының язмышын чагылдырган метафоралар, нигездә, җирле табигать күренешләре, елга-сазлыклар, үсемлекләр, кош-кортлар белән бәйле. Минем белорус шигърияте җилләрен, туфрагына сеңеп калган сугыш исләрен, урманнары шавына кушылып яңгыраган партизаннар тавышын,риваятләрен, кош сайрауларын, кайгы-шатлыкларын,  бераз гына булса да,  татар әдәбияты дөньясына алып керәсем килде. Капка ачык: хуш киләсез – калiласка, дуслар!

                                                                                       Ренат Харис


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев