Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ренат Әюпов "Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)" номинациясендә җиңү яулады

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Ренат Әюпов Чувашиядә узган “Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә “Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)” номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Спектакльнең нигезенә Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”әсәре салынган. Спектакльне Ренат Әюпов Фәнәвил Галиев пьесасы буенча 2004 елда куйган була, 2013 елның март аенда спектакльнең яңа варианты чыга. Чабаксар тамашачысына шушы яңартылган спектакль тәкъдим ителгән дә инде. Спектакльнең рәссамы — Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Сергей Скоморохов; композитор — Юрий Чаплин, биюләр куючы — Рөстәм Фәткуллин.

“Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивале беренче мәртәбә генә уздырылган. Анда Чувашия, Татарстан, Марий Эл, Ульян өлкәсе ТЮЗлары һәм Мордовия милли драма театры катнаша. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән спектакльләргә танылган театр белгечләре Ирина Мягкова (Мәскәү) һәм Динә Дәүләтшиналар (Уфа) да бәя бирә.

Кариевлылар алып килгән спектакльне фестиваль тамашачысы бер сулышта карады. Жюри рәисе, сәнгать белгече Ирина Мягкова спектакль эпизодларын җентекләп “сүтеп” куелышка югары бәясен бирде. Закир исемле малайның Алмачуарына булган мәхәббәтен һәм аның сабантуйда атын җиңдерү хыялларын артистлар шулкадәр ышандырып уйнадылар – залда балалар арасында малай белән атны кызганып елый-елый караучылар да бар иде дип сөйли театрның матбугат сәркатибе Ләлә Зәйнуллина.

Нәтиҗәдә, жюри бу әсәрне фестивальнең иң яхшы әсәре дип тә билгели һәм "Тамашачы мәхәббәте призын" тапшыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев