Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әрем исе" спектакле (видео)

Пьеса “Яңа татар пьесасы 2012” конкурсында 1 премия яулады.

Фото: Салават Камалетдинов

Видео: Татар-информның youtube сәхифәсеннән алынды

kamalteatr.ru

Адәм баласы гомере буе нидер эзли: бәхетен, мәхәббәтен, яшәү мәгънәсен, үзен... Сәфәр дә 35 ел элек шул уйлар белән туган авылын, үзен яраткан һәм аннан бала көткән сөйгән кызын, якыннарын ташлап беркемгә бер ни дә аңлатмыйча чыгып киткән. Бүген ул кире әйләнеп кайта. Эзләгәнен тапканмы соң ул? Кайчандыр аңа якын булган кешеләр: аны өзелеп сөйгән Сара, Сараны хурлыктан саклап калу өчен аңа өйләнгән дусты Марат, гомере буе Сәфәргә яшерен сөю белән янып йөргән Рузия, аңа гомумән таныш булмаган оныгы Нурзилә белән уртак тел таба алырмы ул? Кем алар хәзер бер-берләре өчен? Бәлки Сәфәр әрем исен үлеп яратканга, үзенең дә, якыннарының да язмышлары ачыдыр?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев