"Рәхәтлекләр юлы тәмугка илтә" - Ренат Ибраһимов

Ренат Ибраһимов без бишектә елап ятканда ук җырлый иде. Инде аннан соң күпме сулар акты, дигәндәй, төрле дәрәҗәдәге төрле сәхнәләр аша күпме җырчы килеп китте, янып сүнде, ә ул һаман җырлый, җырлый гына да түгел, актив тормыш алып баруы белән дә үзенә җәлеп итә, кыскасы, профессиональ җыр сәнгате фанатларына да, гайбәтчеләргә дә җим бирерлек итеп тулы канлы тормыш белән яши. Шушы көннәрдә Татарстанның Милли китапханәсендә Ренат Ибраһимовның “Сайланмалар” китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булды. Сәгать ярымлык кичә бер тында үтте, автор турында бер җылы сүз әйтергә теләүчеләрнең иге-чиге юк иде булса кирәк.
  Шунысы игътибарга лаек, Ренат Ибраһимов китабын профессиональ каләм ияләре - язучылар һәм журналистлар ярдәменнән башка язган: “Мөрәҗәгать итеп карадым, берәү алынган да иде кебек – вакыт үтә, ә китап һаман да юк, шуңа үзем алындым. Ике ел эчендә яздым”, - диде ул. Ике мең данә тираж белән чыккан җыйнак кына китапны ул “сигнал экземпляры” атады. Көзгә – җырчының 70 яшьлек юбилеена китапның саллы варианты – затлы бүләк китап чыгачак.   Китабын Ренат Ибраһимов “гөнаһсыз” китап дип атый. Аңлатып үтәм:  гөнаһсыз китап – буш сүз белән тутырылып, укучының вакытын алмый һәм кирәксезгә кәгазь исраф итми торган китап. Миңа калса, аның беркемне дә “пычратмый” торган мемуарлар булуы да “гөнаһсызлыгын” дәлиллидер. Китапны укып чыктым – кемнеңдер “чын йөзен”, ягъни, этлеген ача торган урыннар юк. “Юлыма аркылы төшүчеләргә рәхмәт әйтәм. Ул кешеләр - бик файдалы кешеләр. Аларның тормыш юлымда авырлык тудыруы яхшыга гына булды. Оҗмахка да юл авырлыклар аша ди бит, ә рәхәтлекләр юлы тәмугка илтә. Бу тормышта үзеңә генә үпкәләргә мөмкин", - ди Ренат Ибраһимов. Китапның кайбер хикәятләрен кыскартып укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

“Соңгы көрәш”

1974 ел. Ренат Ибраһимов Эстрада артистлары бөтенсоюз конкурсыннан I премия лауреаты булып кайтып төшә. Сүз уңаеннан, әлеге конкурста Алла Пугачева III премия лауреаты була. Казанда Ренат Ибраһимовны котлаулар белән бергә военкоматтан повестка көтә. Опера театрында эшләп йөргән, биш яшьлек баласы булган артистны, чакырылыш яше тәмамланырга нибары ике ай калган булуыга карамастан, армиягә алырга җыеналар. “...әлеге ситуациядә чыгу юлларын эзли башладым. Партия өлкә комитетының мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдиренә киттем. Аның белән кайбер мәсьәләләр буенча очрашканым бар иде. Ул, һәрвакыттагыча, мине җылы каршы алды. Ул бу проблема белән таныш булып чыкты, үз ягыннан мине алып калу чараларын да күрергә тырышкан, әмма Идел буе хәрби округы командующиеның каршылыган очраган. Эш шунда, Куйбышев шәһәрендә армия җыр һәм бию ансамбле бар икән, командующиеның әлеге ансамбль составында Эстрада артистлары бөтенсоюз конкурсы лауреаты Ренат Ибраһимовны күрәсе килгән. Җыр ярата торган командующий минем чыгышларымны телевизордан күргән икән. Бигрәк тә “Последний бой” җыры күңеленә хуш килгән. Шулай итеп телевидение миңа популярлыктан тыш Совет Армиясе сафларындагы хәрби хезмәтне җыр һәм бию ансамблендә үтү мөмкинлеге бирде. Хәрби хезмәт иҗади планнарымны бозса да, үкенмим, бу ел миңа гаҗәеп очрашулар насыйп итте, мин аларны хәзер дә сагынып искә алам”.

“Син сазыңны уйнадың”

  Җитмешенче еллар башы. Мстислав Ростропович язучы Александр Исаевич Солженицынны үз дачасында яшәтә. Аның бу гамәлен ишетеп, Ростроповичны СССРның мәдәният министры Екатерина Фурцева чакырта. Ул музыкантның чит илләрдәге бөтен гастрольләре туктатылып, аның зур төзелешләр буйлап концертлар белән чыгачагын хәбәр итә. Моңа Ростропович: “Хезмәт халкы өчен чыгыш ясауның җәза икәнлеген белмәгән идем”, - дип җавап бирә һәм бик сөенеп концертлар белән чыгып китә. Шулай итеп ул Чаллыга да килеп чыга. Башта Мәскәүдән Казанга килеп төшә, аннары машина белән – Чаллыга. Казанда аны филармония администраторы, моңарчы симфоник оркестрда уйнаган элеккеге музыкант  Рөстәм каршы ала торган була. “Чаллыга чираттагы килүенең берсендә Ростропович Илһам Шакиров фотографиясе белән аның афишасын күреп ала. Моңарчы ул радиодан аның “Син сазыңны уйнадың” җырын ишеткән һәм бик ошаткан була. Ул Рөстәмнән: “Илһамны кайда тыңларга була?” дип сорый. Афишада күрсәтелгән Энергетиклар мәдәният сарае ул елларда бу тирәдәге бердәнбер зал була. Рөстәм концертларны оешырган администраторга шалтырата һәм Мстислав Леопольдович өчен бер урын сорый. Әмма, һәрвакыттагыча, зал тулган, тамашачылар басып та торалар. Ростропович сәхнә артына урындык куеп, шунда утырырга рөхсәт итсәләр дә риза, аның җырчыны тыңлау теләге шулкадәр көчле була. Шулай итеп Ростропович сәхнә артында утырып концерт тыңлый. Ул кичне бөек татар җырчысын тыңлап, бөек музыкант Ростропович җырлары аша татар халкының гасырлар аша сыналып та, рухи матурлыгын һәм чисталыгын саклап калган күңел серен аңлагандыр”.

Халык сынамышы

“Һәр нормаль кешенең бай һәм танылган буласы килә, әлеге теләк кешенең тормыш юлында этәргеч була, әлеге омтылыш көчле булмаган кешеләр дә бар, аларны башка теләк йөртә: ирекле булу һәм яраткан эше белән шөгыльләнү. Болар – романтиклар, аларга алтын ялтыравы һәм чыңлавы тәэсир итми. Мин шундыйлар исәбеннән. Җыр һәрвакыт яраткан эшем булды, балачактан хәзерге көнгәчә шул эшемне яратып башкарам. Миңа чираттагы дәрәҗәле исемне алуым турындагы хәбәр килеп ирешсә дә, яки йортым янса да, шатлыктан да, кайгыдан да үрле-кырлы сикермим. “Дөньякүләм революция белән чагыштырганда, болар барысы да пүчтәк”, - дим. Әмма язмышның тормышта сине ни көткәнен күрсәтә торган билгеләре була. Мәсәлән, мин биш яшендә, авылда әбием янына кайткан чакта, муеннан бәдрәф чокырына баткан идем. Авылда агач бәдрәф сарай артында иде. Мин сары чеби артыннан куганда шуның чокырына төшеп киткәнмен. Әбием мине бәдрәф сазыннан сөйрәп чыгарып, ачулана-ачулана бик озак чиләкләп су белән юган иде. Соңыннан миңа туганнарымның бу хәлнең киләчәктә бай һәм танылган булачагыма язмыш билгесе булуын аңлаттылар. Мондый хәл бөтен дөньяга танылган дирижер, СССРның халык артисты Натан Рахлин белән дә була”. Ренат Ибраһимов Натан Рахлинның консерваториянең кичәге студентларыннан тиз арада чын профессионаллар әзерләвен тасвирлый. Аның “Начар музыкантлар булмый, начар дирижерлар була”, - дигән сүзләрен кабатлый. Чит илләргә чыгу тыелганга күрә Натан Рахлин Казанга тукталганлыгын, Бөтенсоюз симфоник оркестрлар конкурсында Натан Рахлин җитәкләгән оркестр, Мәскәү һәм Ленинградтан соң өченче урын алуын горурланып яза. “Оркестрның Сочига гастрольләре вакытында хөрмәтле маэстро белән четрекле хәл килеп чыга, - дип кызыклы бер хәлне язып үтә автор. – Бу хәл бай һәм танылган булуы турындагы халык сынамышын раслый да инде. Сочидагы концертларның берсе диңгез буендагы пансионатта ачык һавада үтә. Агач эскәмияләр ял итүчеләр белән тулы. Оркестр сәхнәгә тезелеп утырган, алып баручы концерт башлануын хәбәр итә. Тамашачы көчле алкышлар белән Натан Рахлинның сәхнәгә чыгуын көтә, ә Натан юк та юк. Алып баручы маэстроны ашыктырырга гримеркага ташлана, ә ул анда да юк. Оркестр директоры Рөстәм Сабитовский алып баручыны паузаны тутыра торырга сәхнәгә озатып, Рахлинны эзли башлый. Сәхнә артындагы бүлмәләрне карап чыккач, ишегалдындагы агач бәдрәфне дә барып карыйсы итә. Ишеген ачып карый – буш, шулчакта кайдандыр астан – такта идән астыннан маэстроның тавышы ишетелә: “Рөстәмчик, кулыңны бир, зинһар”. Тактасы сынган түгәрәк тишеккә караса, күкрәгеннән бәдрәф сазына баткан һәм пычранган кулын сузган Натанны күреп ала. Бу хәлне симфоник оркестрдан киткәч, минем коллективта эшләгән Рөстәм үзе сөйләгән иде. Нәтиҗәдә концерт бер сәгатькә тоткарлана. Тамашачы сабыр гына көтә. Рөстәм оркестрның берничә егетен чакырып, алар янгын куркынычсызлыгы өчен куелган көрәк һәм лом белән коралланып, 100 кг.дан артык булган дирижерга чокырдан чыгарга булышалар, йөк машинасына салып диңгез буена алып барып юындыралар. Кунакханәдән чиста киемнәр китерәләр. Ниһаять, тамашачы маэстроны күрү бәхетенә ирешә. Оркестр бу юлы аеруча илһамланып уйный...”

РСФСРның халык артисты

1981 елның җәе. Ерак Көнчыгыш гастрольләреннән кайткан Ренат Ибраһимов репетицияләр графигы белән танышырга театрга килә. Театрда аңа партия өлкә комитетының мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире Мөдәрис Мусинович көтүен җиткерәләр. “Мөдәрис Мусинович мине кабинетына чакырып, серле елмаеп: “Син  гастрольләрдә чакта Мәскәүдән – КПСС Өлкә комитетыннан безнең театрларның РСФСР һәм СССРның атказанганһәм халык артистлары исеменә тәкъдим ителгән артистлары белән танышырга комиссия килде. Син моннан бер ел элек кенә Татарстанның халык артисты исемен алганга күрә, исемлеккә кертмәгән идек. РСФСРның атказанган артисты исемен алу өчен дүрт ел үтәргә тиеш. Комиссия җитәкчесе исемлектә ни өчен синең фамилияң юклыкны сорады, мин аңлаттым. Ул сине исемлеккә кертергә кушты, РСФСРның атказанган түгел, ә турыдан-туры РСФСРның халык артисты исеменә. Бу кагыйдәләрне бозу инде. Син РСФСРның атказанган артисты исемен сикереп үткән беренче РСФСРның халык артисты буласыңдыр әле. Бу көтелмәгән әйбер булды, әмма без синең өчен бику шат. Син бит безнең милли мәдәниятне тәкъдим итүче. Чын күңелдән котлыйм!”. Бу минем өчен көтелмәгән яңалык иде, мин дәшмичә генә утырып торуымны дәвам иттем... РСФСРның халык артисты исеме, ихтирам һәм дәрәҗәдән тыш, матди өстенлекләр дә бирә, укыткан кешегә – профессорлык дәрәҗәсе өстәлә. Әлбәттә, 33 яшьтә РСФСРның халык рартисты һәм профессор булы күңелле иде. Боларга өстәп ул 20 квадрат метр өстәмә торак мәйданына хокук бирә һәм ул мәйдан өчен коммуналь хезмәтләргә түләргә кирәкми. Иң мөһиме – аерым концертлар өчен гонорарлар ике мәртәбә диярлек арта...”

Минем Кармен

“Мин сәхнәдә артык күзгә ташланып тормаган костюм кияргә яратам, бу миңа тамашачыга башкарылган әсәрнең тирәнрәк җиткерергә ярдәм итә. Ә юбилей программаларында ачык төсле, оригиналь костюмнардан чыгыш ясыйм. Хезмәттәшләрем “Матур костюм!” дип соклансалар, “Тамашачыны ничек тә булса алырга кирәк бит инде”, дим. Бу сүзләрне әйткәч һәрвакыт бер вакыйга искә төшеп елмаеп куям. Ул хәл җитмешенче еллар уртасында – мин Казан опера һәм балет театры эшләгәндә булды. Театрның репетиция залында Гуноның “Фауст”ына репетиция бара. Мин – Валентин ролендә... Репетиция тәнәфесендә гримеркалар яныннан коридор буйлап йөреп килергә уйладык. Театрның төп сәхнәсендә “Кармен” операсы бара иде. Зал тулы, чөнки афишаларда Ереван операсы гастролеры күрсәтелгән. Ул Хозе партиясен башкара. Әлеге спектакльдә катнашкан солистларның һәм хор артистларының бик күңелле һәм дулкынланган булуларына игътибар иттек. Сәбәбен сорашкач, безгә дә кызык булып китте. Баксаң, Әрмән операсы солисты Хозе партиясенең югары ноталарына барып җитә алмый икән һәм “әтәчләр” китә. Аңлатып үтәм: “әтәч” тавышы ул югары нотада чиста тавыш урынына тавыш өзелеп, аваз әтәч тавышына өстәп чыга. Бу, әлбәттә, залны көлдерә һәм спектакльгә комачаулык тудыра иде. Әмма эш моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Безнең әрмән герое сәхнәгә шул эпохага туры килгән испан офицеры костюмыннан чыккан. Ул калын ботларын кысып торган лосины кигән, ирлек байлыгы Әрмәнстандагы Арарат тавы кебек бүртеп тора иде. Нәтиҗәдә спектакль өзелү куркынычы туа. Чөнки тамашачы даһи музыканы тыңлау һәм артистлар уеныннан ләззәтләнү урынына Хозеның гадәти булмаган образын һәм гастролерның әтәч тавышы турында сөйләшә башлый. Антракт. Алда драматизм тулы күренешләр көтелә, Хозеның Карменны үтерәсе бар, бөтенесе кызыксынып спектакль азагын көтә. Антрактта дирижер оркестр чокырыннан чыгып, гастролерның гримеркасына юнәлде. Без дириер кереп киткән гримерка ишеге янына җыелыштык. Дирижерның һәм гастролерның тавышлары яхшы ишетелә. “Минем сезгә зур үтенечем бар, - дип башлады дирижер, - йомгаклау актында спектакльнең язмышы хәл ителә, мин Сездән ирлек “дәрәҗәләрегезне” җыебрак торуыгызны сорыйм, югыйсә, спектакль өзеләчәк һәм безне күңелсез хәлләр көтә”. Моңа җавап итеп гастролер: “Сез бит минем тавыш проблемаларымны ишеттегез, ә тамашачыны ничек тә булса алырга кирәк!” – диде. Йомгаклап шуны әйтәм, безнең әрмән герое дирижерның үтенеченә колак салып, “Арарат тавын” “Урта рус калкулыкларына” алыштырган иде. Аның моны ничек эшләве безгә сер булып калды. Соңгы актта ул зур актерлык осталыгы күрсәтә алды. Карменны үтерү күренешен шулкадәр темперамент һәм ихласлылык белән башкарды ки, тамашачы примадоннаны чынлап та үтерә күрмәсен дип борчылды. Спектакль иәмамлангач, тамашачы артистларны бик озак сәхнәдән чыгармыйча алкышлады, күбесенең, аеруча хатын-кызларның күзләре яшьләнеп ялтыраган иде. Алга таба теге әрмән гастролеры катнашкан “Кармен” булмасмы дип белешеп кассага шалтыратучылар шактый булган ди. Сәнгатьнең чикләре юк дип юкка әйтмиләр шул”.

Маугли

1972 ел. Мәскәү. Ренат Ибраһимов үзенең София Гобәйдуллина өендә булуы турында яза. Баксаң, Ренат Ибраһимов композитор, Казан консерваториясе укытучысы, күп кенә танылган татар композиторларының остазы Рафаэль Беляловның икетуган абыйсы икән. Ә Р.Белялов – Ида Гобәйдуллинаның ире. Ида – дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинаның ире. Ренат Ибраһимов үзенең Мәскәүгә командировкага җыенуын, Ида Әсгатовнаның, студент егеткә  ярдәм итү йөзеннән, аңа София Гобәйдуллина гаиләсендә тукталырга тәкъдим итүен яза. “София Әсгатовна кереп киткән бүлмәдән фортепиано авазлары , кат-кат кабатланган фразалар, музыка тактына кушылган София Әсгатовна тавышы һәм магнитофоннан булса кирәк, симфоник оркестр уйнаган фрагментлар ишетелде. Бүлмәдә София Әсгатовнаны тулысынча “йоткан” иҗади процесс барганы аңлашылды. Музыка бөтенләй стандарт түгел, ул композиторларның традицион әсәрләренә охшамаган иде... Соңрак, “Маугли” мультфильмын күргәч, мин София Әсгатовна өендә булуымны искә төшердем һәм шушы музыканың язылуы шаһиты булуымны аңладым... Хикәятләрнең берсендә Ренат Ибраһимов “Газпром”га эләгү тарихын яза. Виктор Степанович Черномырдин катнашкан бер чарада ул чакыра аны Мәскәүгә һәм фатир проблемасын “Газпром” аша хәл итә. Берара “Газпром”ның мшәдәният идарәсен җитәкләп алгач, “Факел” музыкаль фестивален башлап җибәреп, аякка бастыргач, ул “ирекле” артист булырга теләп, эштән җибәрүләрен сорап керә.

Ренат Ибраһимов каләменнән ир-атлар колагына

“Миңа “мужик” сүзе ошый. Минем аңлавымча, аның артында ышанычлы, ныклы, намуслы һәм зирәк акыллы көчле шәхес тора. Беләм, үзен мужик дип атаулары бөтен кешегә дә ошап бетми, анысы инде аның дөньяны кабул итү проблемасы... Әйдәгез, үзебездә ирлек сыйфатлары тәрбиялик һәм беренче чиратта хатын-кызларга карата ир-ат була белик”.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: