Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Red Bull Air Race аэроакробатика буенча популяр халыкара ярыш Татарстанда үткәрелергә мөмкин

20 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race авиашоуын оештыручылар белән очрашты. Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Президентның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Red Bull Air Race - аэроакробатика буенча популяр халыкара ярыш, ул 2003 елдан дөньяның төрле илләрендә үткәрелә. 2016 елда югары пилотаж ярышлары Берләшкән Гарәп Әмирлегендә, Австрия, Япония, Венгрия, Бөекбритания, Германия, АКШта узган. Татарстан Президенты белән очрашуда бу ярышларны оештыручылар аны республикада да үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев