Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Разил Вәлиев татарның иң затлы, зыялы шәхесләренең берсе" - Рәдиф Гаташ

Кичә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Халыкара туган тел көне уңаеннан күркәм чара узды. Әлеге чара Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлап, әдәби-музыкаль кичә рәвешендә үтте. Анда Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, тел һәм әдәбият белгечләре, юбилярның каләмдәшләре – республиканың танылган шагыйрь һәм язучылары катнашты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән кичә тәбрикләүләр һәм җыр-биюле чыгышлар, шигырь сәнгате белән үрелеп барды. Кичәдә яңгыраган барлык җырлар Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров юбилярга изге теләкләрен җиткереп, аның халыкка тагын озак еллар хезмәт итүен теләде. “Безнең университетка да ешрак килегез. Бөтен студентлар – сезнең оныкларыгыз, чөнки сез алар белән очрашып торасыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул. Илшат Гафуров Разил Вәлиевкә истәлеккә көмеш кул сәгате бүләк итте. Шагыйрь үзе дә бүләксез килмәгән. Кунак ашы –кара-каршы дип, ул Илшат Гафуровка китапларын тапшырды. Татарстан парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова Разил Вәлиевнең юбилее инде икенче ай билгеләп үтелүен шәрехләде һәм аның туган көне 4нче гыйнвар булуын искәртте. “Бу шулай булырга да тиеш, чөнки Разил Исмәгыйлевич кебек шәхесләр бармак белән генә санарлык”, - диде. Ул мондый шәхесләр белән очрашуларның яшьләр өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. “Без журналистлар да аны бик якын итәбез. Ул журналистларның журналисты, ата журналист дисәк тә дөрес булыр, чөнки аның публицистикасы, телевидениедәге тапшырулары әллә ничә журналистның иҗатына торырлык”, - ди ул. Парламенттагы эшчәнлегенә килгәндә, Римма Ратникова Разил Вәлиевнең Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләгәнен искәртте. “Бу проблемаларны аннан да яхшы белгән кеше юк. Балаларга укытырга тырышабыз, ә депутатлар татар телен үзләре дә белеп бетерми. Үзебез дә татар телендә камил сөйләшергә тырышырга тиешбез. Булдырасыңмы, юкмы, оялмыйча сөйләшергә кирәк шул. Сөйләшмәсәң, бу каршылыкны җиңеп булмый. Разил Исмәгыйлевич безне шуңа өйрәтә”, - диде. 78 Алга таба котлау өчен сәхнәгә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов күтәрелде. “Син тугач, Исмәгыйль абый матчасына бишек аскандыр, Таһирә апа җырлый-җырлый, Тукай телендә тибрәткәндер. Шул вакытта “балам, халыкныкы булсаң иде” дип уйлагандыр. Аның бу сүзләре чынлап та тормышка ашты. Син бүген Ташлыкныкы гына да, Түбән Каманыкы, Татарстанныкы гына да түгел, син безнең Рәсәй егете. Син дөньяга мәгълүм кеше. Язучылар берлегендә нинди генә авырлыклар килеп туганда да, синең алдыңа килеп тезләнәбез, синнән сорыйбыз. Сез Туфан абый белән икәү идегез, ә хәзер бүген бу йөкне берүзегез тартасыз. Без сезгә олы рәхмәтлебез”, - дип мөрәҗәгать итте. Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ тәбрикләвендә Разил Вәлиев белән охшашлыгы китапны нык сөюдә булуын әйтте. “Син безнең бөек китап укучы, китапны яклаучы. Китапханә тудырырга, республикада яңа китапханә салынсын дип йөргән иң зур эшмәкәребез. Дөньяда бер үк вакытта әдип, шагыйрь, китапханәче дә булган берничә генә шәхес бар. Син татарның иң затлы,зыялы шәхесләренең берсе”, - диде. Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин да юбилярның киңкырлы шәхес булуын үз сүзләре белән җөпләде. “Разил Вәлиев язучымы ул, шагыйрьме, публицистмы, дәүләт эшлеклесеме – моны аерып кына әйтү шактый кыен. Ул бөтенесен үзендә гәүдәләндергән кеше. Татар дәүләчелегендә мондый шәхесләр һәрвакыт алгы планда, әйдәүче булганнар. Разил Исмәгыйль улы шундый шәхесләрнең берсе”, - диде. Фоат Галимуллин. Ул Разил Вәлиевнең туган җиренә кылган игелекле эшләренә тукталды. “Аның иң беренче саваплы эше – туган авылы Ташлыкта китапханә төзү. Аннан соң үз авылында мәчет төзетеп, изге аебызны күтәргән кеше. Шушындый эшләр башкарган кеше туган авылы өчен генә түгел, тулаем, милләтебез, халкыбыз өчен дә игелекле, хөрмәткә лаек шәхес. Татар китабын дөнья мәйданына чыгаруда Разил Исмәгыйль улының роле бик зур булды”, - диде ул. Кичәдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Яшьлек”, “Казаным” бию ансамбльләре чыгыш ясады. Ялгыз гына “Әпипә” биюен Разил Вәлиевнең оныгы Җәмилә Җиһаншина башкарды. Институтның “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре шагыйрьнең проза һәм шигъриятеннән өзекләр тәкъдим итте. Магистр Алсу Габдуллина, Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина, республиканың халык җырчысы Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов, КФУның Алабуга институты студенты Айнур Латыйпов җыр-моң таратты. Кәрим Тинчурин театры артистлары да актив булды. Кичәне алып барып кына калмыйча, Разил Вәлиевнең төрле шигырьләрен сәнгатьле сөйләде алар. Кичә “Туган тел” җырын аягүрә күмәк җырлау белән тәмамланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев