Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Разил Вәлиев Саматов исемендәге "Рухи мирас" премиясенә ия булды

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында үтте. Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, шәкертләр һәм Габделхак хәзрәт Саматовның укучылары катнашты.

Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

РИИ ректоры Рафик Мөхәммәтшин әйтүенчә, Диния нәзарәтенең күркәм традицияләре - Якупов укуларын, Саматов укуларын үткәрү. “Ислам дине яңарашы 25 ел бара. Ислам яңарышы башында торган зур шәхесләрне һәрвакыт истә тоту, белү, аеруча, яшьләргә бик мөһим. Габделхак Саматов мәгърифәткә чын татар традициләрен алып кайткан зур шәхес. Бу чара Габделхак Саматовны гына искә алу гына түгел, ә ул башлап җибәргән эшне, традицияләрне кайтару юлында дәвамы булырлык чара”, - диде РИИ ректоры.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Габделхак хәзрәт дини яңарыш башланган чорда күп сандагы дини эшләргә җитәкчелек иткән, фидакарь хезмәт күрсәткән. Аны ел саен искә алабыз, дәвамчыларны барлыйбыз”, - дип белдерде.

Билгеле булганча, чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Быел бу бүләккә ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулары буенча ТР Дәүләт советы комитеты рәисе Разил Вәлиев ия булды.

Разил Вәлиев бүләккә каршы бүләк дип Тукайга багышланган истәлекләр, әлегә кадәр беркая басылып чыкмаган ядкарьләр җыентыгын мөфтигә тапшырды. Ул бу җиңүе турында ишеткәч, гаҗәпләнүен яшермәде. “Мин турыдан-туры дин әһеле түгел, әмма да ләкин дин өлкәсендә мин нинди гамәлләр башкардым дип уйладым. Уйлый торгач, искә төште. Безнең гаилә әнкәй ягыннан бик дини иде. Безнең мәчетнең манарасында айны алгач, әнкәй аны качырды. Намазларын калдырмады. Минем 1979 елда китабым басылып чыккач, гонарар акчага үзебезнең авылга кайтып, мәчет манарасын торгыздым. 80 нче еллар ахырында 90 еллар башында Габделхак хәзрәт белән аралашып тордык. Ул вакытта мин Татарстан Милли китапханә директоры идем. Ул вакытта хөкүмәт карары белән китаплар куярга урын булмагач Печән базары мәчете бинасын бирделәр. Анда борынгы китапларны сакладык. Һәм Татарстан милли китапханәсе акчасы хисабына Печән базары мәчетенә манара куйдырдык”, - дип искә төшерде бүләк иясе.

Шулай ук Разил Вәлиев Комитет тарафыннан Корбан бәйрәмен, Ураза бәйрәмен ял итеп билгеләү законы кабул итүгә өлеш керткәнен әйтте. “Шуңа боларны искә төшергәч тынычландым”, - дип Разил Вәлиев хөрмәт күрсәткәнгә рәхмәтләрен җиткерде.

Ислам яңарышында милли компонентны кертеп җибәргән Габделхак хәзрәт Саматов улы, Ханты-Мансий автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт: “Әтием миңа остаз булды. Әтидән ничек киенү, ничек хезмәт итү, ашау-эчү гадәтләре, гаиләдә, башка кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә булуы турында боларны барысын әтиемнән белеп яшәдем. Намаз укыганнан соң бездән Коръән укыта иде. Укый-яза белмәгән очракта да Һәфтияк Шәрифне яттан белә идек. Милләте кая бара: аракы эчү, динсезлек, фахишәлек хөкем сөргәнгә борчыла иде. Татар мәктәбе бетмәсен дип, безне ике трамвай белән 80нче татар мәктәбенә йөртә иде. Гыйлемне көн-төн тараткан”, - дип әтисе турында истәлекләре белән бүлеште.

“Ислам дине намаз уку, ураза тоту гына түгел, ихласлык, хаклык та, гаеп, гайбәт булырга тиеш түгел. Шундый булырга тырышырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Габделхак Саматов улы.

Самара өлкәсеннән мөфти Талип хәзрәт Яруллин яшьләр хәзер дини гыйлемне интернеттан гына алуларын, бабайлар берни белми дип, үзләрен өстен куюларын әйтеп зарланды. Олыларны хөрмәт итмәсәк, аннары үзебезгә дә хөрмәт булмас, дип билгеләп үтте.

Җәлил хәзрәт Фазлыев исә, Иблис тә бик акыллы булган, әмма әдәп булмагач нигә китергән, дип өстәде.

Чарада дин әһелләре тарафыннан “Хикмәтле рухи остаз”, “Татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары: чишү юллары һәм перспективалары: Габделхак Саматов”, “Габделхак Саматов – гасыр имамы” һәм башка темаларга нотык ясалды.

Очрашу Гали мәчетендә җәмигъ белән өйлә намазын уку белән дәвам итеп, Габделхак хәзрәтне искә алуга багышланган мәҗлес белән тәмамланды.

Габделхак хәзрәт Саматов — күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые.

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Габделхак Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, Габделхак хәзрәт Саматов 79 яшендә вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев