Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Разил Вәлиев Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советы рәисе булып сайланган

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале Попечительләр советының беренче утырышы үтте. Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Попечительләр советының рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет башлыгы Разил Вәлиев сайланган. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның Попечительләр советы төзү идеясен хуплавын җиткерде. Попечительләр советына Дәүләт Советы депутатлары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, гаммәви матбугат чаралары җитәкчеләре кергән. «Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев фестиваль булдырылуның беренче көннәреннән үк игътибар һәм ярдәм күрсәтеп килә. Киләчәктә дә гомуми көчләр белән әлеге музыкаль хәрәкәтне үстерербез», – дип өстәде ул. Рифат Фәттахов сүзләренчә, Попечительләр советының төп максаты фестивальгә иҗтимагый, финанс, оештыру кебек ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Аның тәкъдиме белән рәис вазифасына күрсәтелгән Разил Вәлиев кандидатурасын совет әгъзалары бертавыштан хуплап тавыш бирде. Разил Вәлиев:  «Татар музыкасы милләтне саклауда зур әһәмияткә ия. Хәзерге шартларда, һичшиксез, татар җырының милли тәңгәллеген саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев