Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Разил Вәлиев: "Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк"

Владимир Путин Россия халыкларының милли телләрен яңадан торгызу инициативасын хуплады. Разил Вәлиев сүзләренчә, кабул ителгән закон үсеш өчен генә түгел, ә милли телләрне саклау мөмкинлеге дә бирми. “Яңа законда туган телләрне ата-аналар сайлый – аның мәҗбүри булуы яхшы. Әмма ата-аналар сайлавы буенча дәүләт телләрен өйрәнү бернинди закон кысаларына да сыешмый һәм Россия Федерациясе белән Татарcтан Республикасы конституцияләренә каршы килә, чөнки дәүләт теле – ул бер генә халык теле түгел, ә бөтен дәүләт теле. Ул депутатлар тарафыннан сайланган һәм Конституция белән билгеләнгән. Аны дәүләт сайлый, ә ата-аналар түгел”, - диде депутат. "Күпчелек ата-аналар үз балалары өчен рус телен сайлаячак, чөнки БДИ шул телдә бирелә", - диде Вәлиев. “Моннан тыш, закон шулай ук туган телне 9 сыйныфка кадәр генә укыту мөмкинлеге турында сөйли, димәк, 10-11 сыйныфларда милли телләр өйрәнелмәячәк. Димәк, безнең галимнәр булмаячак. Өлкән сыйныфларда милли телләрне өйрәнмичә, укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы яки татар филологиясе белгече һөнәрләрен сайласын ди?” - дип тәмамлады сүзен парламентарий.
Екатерина Фадеева, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев