Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Разил Вәлиев иҗат иткән әсәргә клип төшерелә

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Бер алманы бишкә бүләек» җырына клип төшерә, дип хәбәр итте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова. Халык көенә татарның данлыклы шагыйре Разил Вәлиев иҗат иткән әсәрне җыр сәнгате яратучылар күптән инде үз итте. «Яңа клипның сценарий авторлары – Айдар Фәйзрахманов һәм Рияз Исхаков, – диде Зимфира Гыйльметдинова. – Ә куючы режиссер – Рияз Исхаков. Куючы оператор –  Эдуард Галиев. Клип Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төшерелә. Видеоязмага татар филармониясе паркында ел да купшы итеп чәчәк атучы алмагач та кергән. Эпизодларда ансамбль артистларының балалары катнаша».
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев