Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Разил Вәлиев һәм Нурислам Хәбипов гражданнарны кабул итәчәк

6 һәм 8 декабрь көннәрендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү оештырыла. Гражданнарның актуаль сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Россия Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов җавап бирә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторның матбугат үзәге.

Разил Вәлиев 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабeл итәчәк, Нурислам Хабипов гражданнар белән 8 декабрьдә шул ук сәгатьләрдә очрашачак.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенең адресы: Казан ш. Кремль ур. 12/20 й. Язылу өчен телефон номеры: 8 (843) 221-80-36.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев