Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Равил Шәрәфиевкә Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены тапшырылды

Кичә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Равил Шәрәфиевкә Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырылды. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты. Творческий вечер Равиля Шарафиева 80 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсенең кереш өлешен Равил Шәрәфиев үзе башлап җибәрде. Ул тормыш юлын, исендә калган хатирәләрен барлады, кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Алга таба юбиляр күпсанлы котлаулар кабул итте. Татарстан республикасы җитәкчелеге исеменнән Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Творческий вечер Равиля Шарафиева “Равил абый 57 ел татар театрына хезмәт итә. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Бу еллар дәверендә илебездә нәрсәләр генә булмады: сәяси формацияләр, гасырлар алмашынды, халык ачысын да, төчесен дә кичерде, ә Равил Шиһапович яшьли сайлаган юлыннан беркайчан да тайпылмады, кыйбласына тугры булып калды. Равил абый, Сезнең җор телле, үткен рольләрегез халыкны һәрчак шатландырды. Сез бүген дә сәхнә тотасыз. Сез искиткеч юмарт кеше, халыкка яхшы кәеф бүләк итәсез. Рольләрегезнең һәрберсе асылташ булып татар театрының тарихына кергән. Ә инде Әҗәл белән Хуҗа Насретдинга килсәк, алар Сезнең иҗатыгызга һәйкәл булып урнашкан. Сезнең иҗатыгыз,чынлап та, яшь аша көлдерә һәм мәңгелек яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә”, – диде Римма Ратникова. Творческий вечер Равиля Шарафиева Равил Шәрәфиевкә "Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күп еллык иҗади эшчәнлеге, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале тапшырылды. Творческий вечер Равиля Шарафиева Римма Ратникова шулай ук Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын да җиткерде: "Бүгенге кичәнең күңелле узачагына шигем юк, чөнки Равил Шәрәфиев үзе үк күтәренке рух һәм юмор гәүдәләнеше. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны гына әйтәсем килә: 80 яшьлек юбилееңда үзең дә катнашу – зур бәхет ул! Гомер буе алмый-тармый халыкка хезмәт итеп, милләтебезне күтәрүгә һәм республикабызны үстергүгә керткән тиңсез өлешегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз!" – диелә Минтимер Шәймиевнең тәбрикләмәсендә. Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Равил Шәрәфиевне табигый һәм гади шәхес дип атады. “Күптән түгел генә “Тәртип-фм” радиосына биргән әңгәмәгезне тыңладым, Сезгә сорау бирделәр: “Сәламәтлекнең, озык гомернең сере нәрсәдә икән?”, дип. Сез: “Көнләшмәүдә”, – дидегез. Бу бөтен кешедә дә булдыра ала торган сыйфат түгел. Сез кешедән көнләшә белмисез”, – диде ул.
Татар-информ
Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев