Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Равил абый озын гомерле архивариус" - Камил Кәримов

Халык язучысы Равил Фәйзуллинның Татарстан Язучылар берлеге турындагы яңа китабының дәвамы булырга мөмкин. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Язучылар берлеге турында тулы мәгълүмат булган китап язучы табылса, бастырып чыгарырга акча табам дип вәгъдә итте. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин тулы заллар җыя алырлык китапны бастырырга алынырга ышандырды. Кичә “Ногай” кунакханәсенең Тукай клубында Равил Фәйзуллинның “Татарстан язучылар берлеге” китабын тәкъдим итү кичәсе урыны-урыны белән язучыларның алдагы планнарын билгеләгән һәм кайбер оештыру проблемаларын хәл итү утырышы рәвешен дә алды. Равил Фәйзуллинның каләмдәшләре арасында аның бу хезмәтенә соклану белдерүчеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, алар белән беррәттән, бүгенге әдәби процессның аз яктыртылуына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды. Автор үзе күбрәк үткәнгә басым ясавын һәм үзендә җыелган шәхси архивны файдалануын әйтеп узды. “Равил Фәйзуллинга берәү дә акча түләп яздырмады. Равил зур эш эшләде. Ниндидер фамилия төшеп калган икән - аңа бәйләнеп булмый. 337 язучы арасыннан шушы әйберне эшләрлек кеше табылса, андый китап табылса, бастырып чыгарырга акчасын үзем табам”, - диде Данил Салихов. Язучы Камил Кәримов иллеләп китап чыгарган Равил Фәйзуллинның бу китап өчен сөенүен сурәтләп, аның бер китап белән генә тукталмаячагына ышаныч белдерде: “Равил абый озын гомерле архивариус. Ул әле аның икенче томын да язачак, өченчесенә дә алыначак. Ә яшьләрнең китапка кермәве аңлашыла – әлегә эшләп күрсәтсеннәр, иҗатларын күрик”, - диде ул һәм автордан: “Үзегез тотынмыйм дисәгез, бу эшне дәвам итәрдәй кешеләрне күрәсезме?” – дип сорады. Равил Фәйзуллин бу сорауга җавап бирмәде. Әмма Камил Кәримов соравы белән Данил Салихов тәкъдиме 337 язучыга уй кертте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев