Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Рауль Мир-Хәйдәров татар тамашачысына "Казан утлары"нда басылган әсәрләре белән танылды" - Равил Фәйзуллин

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырылган Рауль Мир-Хәйдәровның 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе язучыларның милләт, тел, әдәбият турындагы уйланулары, читтәге татар язучыларына мөнәсәбәт мәсьәләләре буенча фикерләшү белән үрелеп барды. Татар язучыларының Рауль Мир-Хәйдәровның шәхесенә сокланулы тәбрикләү сүзләренә милләт турында кайгырту да өстәлгән иде. Татар язучылары Рауль Мир-Хәйдәровның рус телендә язган татар язучы булып та, татар әдәби процессында кала алуына сокландылар, аның өчен тарихи ватанында танылуның әһәмиятле булуын ассызыкладылар. “Сез бирегә яңа биеклекләр эзләп килмәдегез, сезнең килүегез – кан тарту, очрашасы килү. Халыкның да сезнең белән очрашасы килә. Шушы залда сезнең 60 яшьлекне уздырган идек. 15 ел үткән дә киткән. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау, дип башлады сүзен озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән халык язучысы Равил Фәйзуллин. - Рауль татар тамашачысына “Казан утлары”нда басылган әсәрләре белән танылды. “Мирхәйдәрдән урын калса, безнең дә әсәрләр басылгалый”, дип татар язучылар такмак та чыгардылар. Эш бит анда түгел. Татар әдәбияты - зур әдәбият. Аның тематикасын киңәйтергә дә киңәйтергә. Рауль әфәнде прозаның офыгын киңәйтте – бүтән геройлар, без белмәгән бүтән тормышны алып килде. Ул, минемчә, татар әдәбиятын яңа этапка күтәрде”. Тәбрикләү сүзләренә олпат язучының татар язучылары турында уйланулары да кушылды: “Әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган кеше буларак, төрле язучыларны күрергә туры килде. Үзе татар булып та татарлыгын яшергән язучылар байтак. Мин ике генә мисал китерәм. Виктория Токарева шәп язучы бар иде. Татар ул. Аның татарлыгын сирәк кеше белә. Надежда Кондакова дигән шагыйрә бар. Ул да татар. Татарстанда үскәннәр арасында да андыйлар бар. Минем бик якын дустым Ринат Суфиев Роман Солнцев булып йөрде. Ә менә Рауль әфәнде затлылыгы, кан тартышы, иманы белән бик күп кешеләрдә аерылып тора. Аның юбилеен уздырырга бирегә килүе үзе өчен дә дәрәҗә, безнең өчен дә дәрәҗә дип уйлыйм”, - диде Рауль Мир-Хәйдәров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев