Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Расих Ханнановка башышланган "Җырлы гомер" кичәсе - татар-башкорт дуслыгының үрнәге (видео)

Мәскәүнең татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге шагыйрь һәм журналист Расих Ханнановның 85 яшьлек юбилеена багышланган "Җырлы гомер" концертына җыелды. Кичәдә Уфадан композитор Рим Хәсәнов, танылган Мәскәү җырчылары Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова чыгыш ясады. «Җырлы гомер» тамашасын Наилә Фатехова берничә көн элек кенә Расих Ханнанов сүзләренә иҗат иткән «Өн һәм төш» җыры белән башлап җибәрде. Әлеге яңа җырны Мәскәү татарлары яратып кабул итеп, җырчыны алкышларга күмделәр. Алга таба кичәне Роза Хәбибуллина, Рим Хәсәнов, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Илнара Нигъмәтуллина дәвам иттеләр. Авыру сәбәпле, Расих Ханнанов Мәскәүдә узган юбилеенда катнаша алмады. Кызы, Башкортстанның Россия президенты каршындагы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Ханнанова сүзләренчә, Мәскәүдәге татар һәм башкортларның аның иҗатын олылап, кичәгә җыелулары әтисен бик дулкынландырган. “Әтинең иҗаты ике халык һәм республика арасында күпер булды. Үзе Уфада яшәсә дә, аның җырларын Татарстанда да җырладылар. Аның юбилеенда татар һәм башкорт иҗат коллективларының күпләп катнашуы юкка түгел бит”, - диде Гөлчәчәк Ханнанова. Татарстанның Россия вәкаләтле вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев та Расих Ханнановка башышланган кичәне татар-башкорт дуслыгының үрнәге итеп бәяләде. Аның сүзләренчә, Расих Ханнанов иҗатына Мәскәү татарлары да битараф түгел. Ә менә композитор Рим Хәсәнов Расих Ханнанов Халык шагыйре исеменә лаек дип саный. “Ул төрле җанрларда эшли. Аның шигърияте белән 20 ел элек танышып, хәйран калган идем. Чөнки аның иҗаты – бөек иҗат. Ләкин исем алу өчен аның артыннан йөрергә кирәк», - диде «Татар-информ» агентлыгына Рим Хәсәнов. Кичәдә чыгыш ясаган Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина фикеренчә, Расих Ханнанов татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән иҗатчы. Авторның «Ялгыз аккош күлләрдә”, “Әткәй”, “Һич онытма” һәм башка җырларын халык яратып башкара. «Җырлы гомер» концертында татар һәм башкорт коллективлары да зур уңыш белән чыгыш ясадылар. Шулай ук Мәскәүнең “Газиз” татар театр студиясе Расих Ханнановның “Теге дөнья, бу дөнья» пьесасыннан өзек күрсәтте. Расих Ханнанов 1931 елда Башкортстанның Кырмыскалы районында туып үсә. Озак еллар «Кызыл таң» газетасын җитәкли. 27 китап авторы.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев