Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Р.Сафиуллина Идел-Урал төбәгендә мөселман журналистикасы тарихы буенча укыту кулланмасын язган

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Язма мирас һәм археография” фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина Идел-Урал төбәгендә мөселман журналистикасы тарихы (20 гасыр башы) буенча укыту кулланмасын язган. Хезмәт әлегә бастырылмаган, бүгенге көндә ул рецензент Диләрә Усмановага тапшырылган. Икенче рецензент кем буласы әлегә билгеле түгел. Рецензент фикерләрен исәпкә алып, төзәтмәләр кертелгәч, кулланма берәр айдан дөнья күрер дип ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Резеда ханым Сафиуллина хәбәр итте. Әңгәмәдәш хезмәтне язу буенча эш КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы Исламиятне һәм ислам мәгарифен үстерү ресурс үзәгенең Ислам белемен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасы кысаларында эшләнелгәнен билгеләп узды. Резеда Сафиуллина 20 гасыр башы матбугаты һәм бүгенгесе арасындагы төп аермаларга тукталды. “Бүген фикер каршылыгыннан курку узган гасыр журналистикасыннан аерып торучы төп үзенчәлек дияр идем. Мөселман журналистикасы дигәндә, иң беренче татар журналистикасы күз алдына килеп баса.Татар матбугаты 20 нче гасыр башында барлыкка килә. Татар шәхесләре газета-журналлар ачуга беренчеләрдән булып тырышлык куйган. 1905 елда революциядән соң андый мөмкинлек барлыккка килә. Мөселман өммәте бу мөмкинлеккә бик әзер була, һәм бер шаукым булып, дистәләгән газета-журналлар барлыкка килә. Галимҗан Ибраһимов та хәтта “татар газета-журналлары яңгырдан соң гөмбәләр чыккан кебек үсеп чыга” дип яза бит”, - ди әңгәмәдәш. Резеда Сафиуллина фикеренчә, 20 гасыр журналистикасының төп үзенчәлеге фикер күптөрлелегендә. “Бүгенге көндә бездә фикер төрлелеге җитеп бетми. Ул вакытта шундый көчле дискуссияләр, төрле мәсьәләләргә карата фикер каршылыгы булган. Совет чорында бездә ул фикер каршылыгын бертөслерәк итеп чагылдыру тенденциясе бар иде – кадимчеләр белән җәдидчеләр низагы дип тә. Җәдидчеләр һәм кадимчеләр арасында фикер каршылыгы булган. Бүгенге көндә, бигрәк тә, дини яссылыкта фикер төрлелеге җитеп бетми. Бүген илаһият фикерен, дини фикерне торгызу кирәк”, - дип саный автор. Резеда Сафиуллина 20 нче гасыр башына күз салсак, 19 нчы гасырда да Муса Бигиев, Риза Фәхретдин, Курсави, Баруди һәм башка галимнәрдә фикер төрлелеге булганын билгеләп үтте. “Алар бер-берсе белән үзара дискуссиядә булган. Турыдан-туры фикерләрен җиткерергә курыкмаган, оппонентларын кызганмаган. Бездә бүген тәнкыйть дигән әйбер юк диярлек. Әгәр фикер трендка, гомум агымга туры килми икән, аны җиткерү җиңел дә булмаган. Соңгы вакытларда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә башлады, һәм бу яхшы күренеш. Әгәр без интеллектуаль фикер үсешен телибез икән, ул бары тик дискуссияләрдә, фикер каршылыгында гына туарга мөмкин. 20 нче гасырда шундый вазгыять булган. Без алардан үрнәк алырга тиеш. Безгә фикер каршылыгыннан куркырга кирәкми, чөнки фикер үсешенә башка чара юк. Бездә хәзер күбрәк баналь, бар кешегә дә мәгълүм булган, уртак фикерне генә җиткерү тенденциясе бар”, - ди әңгәмәдәш. Резеда Сафиуллина әйтүенчә, дини журналистика дигәндә, 20 гасырда үз фикерләрен җиткергән затлар әллә ничә буын дин әһелләре гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән, зур мәдрәсәләрдә, ислам уку йортларында гыйлем эстәгән шәхесләр. “Элек дини тәрбия, дини гыйлемне җиткерү дәвамчылары булган. Бездә атеизм чорыннан соң бушлык барлыкка килде, шуңа хәзер тирәнтен дәвамчыл гыйлем җитми. Шуңа күрә дискуссияләрне алып барганда да, җаваплы караш, буыннар дәвамында килгән нык, нигезле фикер җитеп бетми, һәм без аны сизәбез. Хөр фикер йөртү, җаваплы булу, милләт өчен яну, үзаңны, иманны саклау мәсьәләләрен үзебезгә үрнәк итеп алырга тиешбез. Хәзер төпле, тирән, дини гыйлем бирә алырлык шәхесләрнең юклыгы – зур проблема. Шөкер, алар акрынлап барлыкка килә башлады”, - дип белдерде хезмәтнең авторы.
Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев