Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Р.Миңнеханов: "Бер генә татар теле укытучысы да эштән чыгарылмаячак"

"Татарстан мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш. Безнең яктан бернинди хокук, канун бозуга каршы адымнар булмаячак. Без республика дәүләт теле атнасына ике сәгать укытылу турында яңа федераль стандарт көтәбез”, – дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу сүзләрне ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту варианты әзерләнүен, анда федераль һәм республика кануннары нормалары исәпкә алынуын җиткерде. “Әлеге документ алдан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Әлеге документ кертелде”, – диде Татарстан Президенты һәм федераль министр Ольга Васильева белән кичә очрашу узуын искә төшерде. “Раслану бар”, – дип өстәде ул. Республиканың мәгариф системасына карата бернинди сораулар булырга тиеш түгел, дип белдерде Президент. “Уку чиреге башланды, безнең тарафтан карар кабул ителде, без бер генә укытучы да эштән чыгарылмаячак, дип белдерәбез. Аның өчен һәр мәктәп буенча юл картасы бар”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстанда рус телен укытуны тиешле күләмгә җиткерү өчен резервлар бар, дип билгеләп үтте. Чыгышында Татарстан Президенты республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, милли хисләргә кагылучылар сүзләренә шунда ук игътибар итәргә кушты. “Милли хисләргә кагылырга кирәкми. Әлеге мәсьәлә үз чишелешен табачак. Ә теләсә-нинди сүзләр авыр нәтиҗә бирергә мөмкин”, – диде ул. Татарстан Президенты үз чыгышында, Татарстан дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк, дип бер тапкыр гына әйтмәде. Шул ук вакытта ул барысы да Россия һәм Татарстан Конституцияләре нормаларына, Россия мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган норматив-хокук актларына туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Татар-информ

Автор: Алия Җамалиева

Фото: prav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев