Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь фестивалендә яңа йолдызлар балкыды (ФОТО)

Сәләт йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестиваленең гала-концерты  узды. Быел ул яңа форматта «фатирник» форматында үткәрелде. Күңелле атмосферада, гаилә бәйрәменә охшаган чарада фестивальнең 13 җиңүчесе чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, конкурсның сайлап алу этабына республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 180-нән артык бала гариза биргән иде. Шуларның иң-иңнәре генә бу көнне үз сәләтләрен күрсәттеләр. «БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: - иң оста автор-башкаручы; - иң оста коллектив-башкаручы; - татар халык җырын иң оста башкаручы; - татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; - үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция); - башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция). Фестивальнең тантаналы өлешен «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов башлап җибәрде, шуннан соң Сәләтнең якын дуслары «Juna» музыкаль төркеме үз чыгышлары белән сөендерделәр. Фестивальгә күп кенә мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде. Шуларның берсе – ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары, Сәләтнең оешкан көннәреннән үк безнең белән булучы, Сәләт ветераннары советы рәисе Алмаз Хәбибуллин. Сәләт ветераны, танылган җырчы Ильназ Сафиуллин: «Әйтеп бетергесез зур, олы рәхмәтләрем Сезгә – әти-әнием! Сезгә –тамашачылар! Якыннарым һәм туганнарым! Икенче туган йортым, иҗатымның тормыш юлын билгеләгән «Сәләт»яшьләр үзәгенә, Җәүдәт абыйга, Тимур дустыма, Алмаз абый Хәбибуллинга, министрлар кабинетына һәм, әлбәттә,Премьер-министрыбыз Алексей Валерий улы Песошинга мең рәхмәтлемен!» Зал сәләтле яшьләр белән тулы иде. Шунысы куанычлы, алар арасында бүгенге Сәләт тормышында үзен актив күрсәткән яшьләр белән беррәттән, Сәләтнең якын дуслары, остазлары һәм партнерлары да бар иде. Сәләт проектларында актив катнашучы, Сәләт сандугачы, доцент Ләйсән Арсентьева, мәсәлән, сәлкипүшләр белән бергәләп Сәләтнең яраткан җырын башкардылар. Сәләт ветераны, шагыйрә Йолдыз Миннулина исә гитарада үзе үк уйнап, «Бикафест»ның тарихын искә төшереп тамашачыны шатландырды. Һәр бәйгедә җиңүчеләр исемлеген белү аеруча дулкынландыргыч мизгел. Менә алар җиңүчеләр: вокал блогында Гран-при исеменә Эльвира Закирова җитәкләгән «Ал Зайнәбем» музыкаль коллективы, ә шигърият блогында исә бу исемгә Гүзәл Закирова лаек булды. Котлыйбыз! Гүзәл Закирова – Гран-при җиңүчесе: - Сәләт проектлары белән мин 2014-нче елда таныштым. Шул ук елда «БикаФест»та катнаштым. Фестиваль минем өчен ул – җылы, дус-тату атмосфера. Монда килгәч китәсе дә килми. Килүгә үк дусларымны очраттым. «БикаФест» – күрешү, танышу мәйданчыгы. Җиңәрмен дип сизгән идем, ләкин мондый дәрәҗәле исем алырмын дип күз алдыма да китерә алмадым. Шигърият белән 2-3-нче сыйныфларда танышып, шул вакытта ук беренче иҗат җимешләрем дөнья күрде. Иҗатымда күңелдә булганнарны чагылдырырга тырышам. Эльвира Закирова – «Ал Зәйнәбем» төркеме җитәкчесе: - «Ал Зәйнәбем» төркеме 2011-нче елда КФУ каршында оешкан иде. Дөресен әйтәм, ел саен ук булмаса да төркемебез яңа кешеләр белән тула. Укып бетерүчеләр китә, яңа гына укырга керүчеләр килә. Бүгенге төркемдәге кызлар Сәләт проектларында актив катнашалар, җәйге сменаларда әйдаманнар булучылар да бар араларында. Бу фестивальдә өченче ел рәттән катнашабыз. Башта 2-нче урын, аннары 1-нче, ә быел исә Гран-прига лаек булдык. Талантлы, дәрәҗәле, үз эшләренең осталары булган кешеләрнең фикерләре безнең өчен бик мөһим. Дөресен әйткәндә, җиңүгә ышанган идек. Узган ел безнең чыгышны бик күпләр мактаган иде, быел шул планкадан төшкән булсак, әлбәттә, борчылыр идек. Һәр башкарган номерыбыз турында бик озаклап уйлап, сценарий төзеп, җырларны тавышларга бүлеп әзерләндек. Минемчә, халык җырларына ясалган заманча аранжировкаларыбыз шәп килеп чыкты. Бу да безгә җиңәргә ярдәм иткәндер. Нәкъ менә традицияләребезне саклап калып, аларга заманча сулыш эрү безнең халык моңнарын саклап калачак та дип уйлыйм. Гульназ Гатина – 2-нче урын җиңүчесе, шигърият блогы: - Хисләрнең, күңелнең тулган чагы! Гүя ул хәзер язгы ташкыннардай ургылып дөньяга чыгар. Бәхетлемен! Рәхмәт,«БикаФест»! Шундый җылы атмосфера һәм мега шәп кешеләр! Иҗат рухы, дуслык хөкемсөргән урында, шушы искиткеч шаукымның бер өлеше булу – сөенеч. Ә үзеңнең җиңүчеләр рәтендә булуыңны тыю, тагы да ләззәт бирә! Ичмасам, үземнең иң яраткан 2 номинациямдә катнаштым! Җыр - аеруча катлаулы һәм җаваплы өлкә, чөнки татар халык җырын бар таләпләргә туры китереп, мәртәбәле җюри алдында югары дәрәҗәдә күрсәтәсе бар! Шигърият – күңел авазы. Мин үзем иҗат иткән әсәрләр югары нәтиҗә бирсә, бу иң затлы, кадерле җиңүләремнең берсе! bika
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев