Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Дәүләт башлыгы Татарстан Президентыннан һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесеннән ислам академиясендә кыргыз руханиларын укыту мөмкинлеге булдыруны сорады.

("Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә республика үсешенә керткән өлеше, шулай ук стратегик проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта РФ Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы Шәймиевнең республикада ислам академиясен булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте. "Россия Президенты хәбәр иткәнчә, күптән түгел Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жээнбеков белән очрашу барышында Кыргызстаннан килгән руханиларны бу академиядә укыту мөмкинлеге турында фикер алышканнар", - дип хәбәр итә чыганак.

Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевтән ислам академиясендә кыргыз руханиларын укыту һәм тиешле системаны җайга салу мөмкинлеге табуларын сорады.

Фото: tatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев