Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин: Рөстәм Миңнеханов — ныклы җитәкче

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

 («Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы субъектларның берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — нык җитәкче, дип билгеләп үтте Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре вакытында.

«Рөстәм Нургалиевич - ныклы җитәкче», - диде Путин.

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

«Федерация субъектлары арасында яхшы үсеш күрсәткечләре белән Татарстан беренче урыннарның берсен тота», - дип йомгаклады Владимир Путин.

Элек ул Татарстан төбәген халык өчен беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү үрнәге дип атады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев