Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин пенсия күләме һәм пенсиягә чыгу яшен озайтуга карата фикерен белдерде

Пенсионерларның керемнәрен арттыру – Россия Хөкүмәте өчен пенсия яшен озынайтуга караганда мөһимрәк бурыч. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында белдерде. Пенсия яшен арттыру турында сорауны Владимир Путинга Курск шәһәреннән Алексей Гончаров бирде. Путин әйткәнчә, СССР вакытында эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәгәннәр, ләкин хәзер бу мәсьәләне кабат карарга кирәк. Ул эшләүче пенсионерлар аз түләнә торган эшләрдә мәшгуль диде. Путин пенсия яшен арттыру темасына “бик сак” карашта булуын әйтте. Ул пенсия күләмен арттыруны күпкә мөһимрәк дип атады. “Тагын бер тапкыр әйтәсем килә: пенсия белән тәэмин итү системасында төп бурыч – пенсионерларның керемнәрен һәм тормыш дәрәҗәләрен яхшырту”, - диде Россия Президенты.
Татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев