Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин Латвиядә рус телендә укуны тыю турында: Евросоюзга оят булыр дип өметләнәбез

Латвиядә рус телендә укуны тыю кеше хокукларын тупас рәвештә бозу, моның өчен Евросоюзга оят булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында белдерде. Теләсә нинди санкция кертү проблеманы хәл итүдә ярдәм итми, ә киресенчә, аны кискенләштерә генә. Балтыйк буенда яшәүче ватандашларыбызның хәленә килгәндә, без бу хакта һәрвакыт сөйлибез, диде президент. “Цивилизацион җәмгыятьтә “негражданнар” булып игълан ителүне күз алдына китерүе дә авыр, ләкин андый категория юк бит. Мондый категория Балтыйк буе дәүләтләрендә уйлап чыгарылган, бу шушы территориядә яшәгән халыкларның закон хокукларын чикләү өчен эшләнә”, - дип белдерде Путин. Безнең ватандашларны саклау чаралары аларның хәлен кискенләштермәскә тиеш. “Шуңа күрә без Евросоюздагы партнерларыбыз белән сөйләшүләр алып барабыз. Кеше хокукларын шулай тупас бозган өчен аларга оят булыр дип өметләнәбез”, - дип йомгаклады ул.
  • Владимир Путин белән “Туры элемтә” 16 тапкыр уза. Дәүләт башлыгының “халык белән интервью” форматы беренче тапкыр 2001 елның декабрендә булды. Туры эфир башланганчы Хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә 1,9 миллионнан артык сорау килгән.

Татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев