Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин Эрдоган белән хәрби түнтәрелеш омтылышы һәм Россия туристларының куркынычсызлыгы турында сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Төркия хакимиятен көчләп бәреп төшерү омтылышы уңаеннан телефоннан сөйләшкәндә, дәүләт тормышында Конституциягә каршы гамәлләр һәм көчләүгә катгый юл куймау буенча Россиянең принципиаль линиясен белдерде дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте. Владимир Путин, гражданнар һәм фетнәчеләргә каршы торган хокук саклау вәкилләре арасында булган күпсанлы корбаннар уңаеннан, кайгы уртаклашуын белдерде, шулай ук Төркиядә ныклы Конституция тәртибен торгызу һәм тотрыклылык урнашуын теләде. Чикләү чараларын гамәлдән чыгарганнан соң Төркиягә баручы россиялеләр саны артты, дип билгеләп үтте В.Путин һәм хәзерге гадәти булмаган шартларда Төркия ягының аларның куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итәчәгенә ашынычын белдерде. Рәдҗәп Эрдоган бу өлкәдә барлык кирәкле адымнар ясалачак дип ышандырды. Дәүләт башлыклары шулай ук якын арада очрашу турындагы килешүне расладылар. Телефон аша сөйләшү Россия инициативасы белән башкарылды. Төркиядә хәрбиләр төркеме 16 июль төнендә кораллы түнтәрелеш ясарга омтылды, әмма фетнәчеләр планы җимерелде. Бәрелешләр нәтиҗәсендә 260 тан артык кешенең гомере өзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев