Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Прокатка христиан һәм мөселман, рус һәм татар катнаш гаиләсендәге мөнәсәбәтләр турында комедия чыга

Мәскәү кинотеатрларында христиан һәм мөселман, рус һәм татар катнаш гаиләсендәге мөнәсәбәтләр турындагы «Семейные хлопоты» комедиясе прокатка чыга. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Фильм премьерасы 2 март көнне кичен «Сатурн» кинотеатрында («Свиблово» метро станциясе) булачак. Премьера кысаларында фильмны төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән очрашу да узачак. “Гаилә мәшәкатьләре”— киң аудитория өчен төшерелгән. Анда яшь артистлар Ләйсән Фәйзуллина һәм Андрей Ясинский уйный. Шулай ук кинокартинада Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова төшкән. Фильмны Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы буенча Алексей Барыкин төшергән. Фильмның төп геройлары – яшь пар. Ул православ динле рус, ул татар, этник мөселман. Катнаш гаиләдәге ата-ана балага ничек итеп исем кушарга белми: татарчамы, әллә русчамы. Аларның бәхәсе тирәсендә кызыклы вакыйгалар куера. Сюжет нигезендә казанлылар сөйләгән чынбарлык ята.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев