Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Профессиональ сәнгать – бер нәрсә, ләкин аның нигезе – халык иҗатында" - Рафис Фазылҗанов

Үзешчән сәнгатьне саклап кала алмасак, профессиональ сәнгатебез күп әйбер югалтачак. “Профессиональ сәнгать – бер нәрсә, ләкин аның нигезе – халык иҗатында. Халык театрлары мәдәниятне саклап килүче – мин аларның төп миссиясен шунда күрәм. Безнең шундый театрларыбыз булмаса, Камал театрына киләчәктә кем йөрер?!" – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Казан шәһәренең Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театрының 70 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Рафис Фазылҗанов. Мәгълүмат өчен: Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театры 1946 елда сугыш елларында Ленинградтан күченгән Оптико-механика заводы эшчеләреннән оешкан. “Завод өчен эшчеләрне күрше-тирә районнардан җыйганнар. Дәрвишләр бистәсе ул заманнарда бараклардан торган бистә иде. Эштән соң татар авылларыннан килгән эшче яшьләр җырлап-биеп күңел ачалар. Яшьләр арасында Габдрахман Җиһаншин дигән кеше була. Аның янында иҗади яшьләр туплана. Киләчәктә шушы төркемнән театр коллективы үсеп чыга”, – дип сөйли ун елга якын шушы коллектив белән җитәкчелек итүче Рафис Фазылҗанов. Халык театры белән бераз вакыт күренекле баянчы Мөхтәр Әхмәров, аннан соң Әнвәр Гобәйдуллин җитәкчелек итә. 1959 елда Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендә мәдәният сарае сафка баса. Шул вакыт Г.Камал театры Дәрвишләр бистәсе халкын котлап үзенең “Кыз урлау” спектаклен (Мостай Кәрим пьесасы) алып килә. Үзешчән артистлар Котлыәхмәт ролен башкарган Һидият Солтановның уенына сокланып, сәхнә артына кереп: “Безнең театр белән җитәкчелек итә алмассызмы?” – дип сорыйлар. Һидият Солтанов ризалаша. 1963 елда ул җитәкләгән театр Әблиевнең “Шәмсекамәр” пьесасын сәхнәләштерә. Спектакль бөтенсоюз театр смотрында лауреат исемен ала, төп рольдә уйнаучы Рабига Гайнуллинаның фотосурәте бөтен союзга тарала торган “Театральная жизнь” журналында басылып чыга. Шушы спектакльдән соң коллективка халык театры исеме бирелә. Театр белән Һидият Солтанов 22 ел җитәкчелек итә. Аннан соң коллективны җитәкләргә алынган Шамил Галиуллин чоры “Зәңгәр шәл”не әзерләве белән театр тарихына керә. Әмма премьера алдыннан гына төп рольне уйнаган Зиннур Сәйфетдинов вафат булып, спектакль тамашачыга күрсәтелми кала. Рафис Фазылҗанов “Зәңгәр шәл”нең куелуын коллективның өлгергәнлеген күрсәтүче сыйфат дип билгели. Соңрак коллективны ун елдан артык Билал Гайнуллин җитәкли. 2008 елдан бирле театрның сәнгать җитәкчесе – Рафис Фазылҗанов. Иртәгә Сәетгалиев исемендә мәдәният сараенда эшләп киләүче халык театры үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Программада – коллектив куйган спектакльләрдән өзекләр. “Халык театрының тормышыбызда уйган роле турында фәлсәфи уйланулар да, актер язмышы турында фикерләр дә булыр. Бу күпмедер дәрәҗәдә эшебезгә йомгак ясау һәм алга планнар билгеләү”, – диде Рафис Фазылҗанов. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу – Казан шәһәрендә татар телендә эшләүче бердәнбер халык театры. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев