Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан халкына социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү буенча бик авыр бурычлар куелган" - Фәрит Мөхәммәтшин

Журналистлар белән аралашу барышында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасына бәяләмә бирде.

“Президентның еллык юлламасын депутатлар, халык, журналистлар корпусы түземсезлек белән көтеп ала. Нәрсә әйтеләчәк, нинди бурычлар куелачак. Президентның быелгы юлламасы күләмле булды. Бер сәгатьтән артты. Доклады тирәнрәк, Татарстан халкына социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль хезмәт күрсәтү буенча җиңел булмаган вакытта бик авыр бурычлар куелган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның бүген яңгыраган еллык юлламасына бәя биреп.

Республика закон чыгару органы Рөстәм Миңнехановның яңа мөмкинлекләргә игътибарын юнәлтүен, җиргә булган мөнәсәбәт хакында сүз кузгатуын билгеләп үтте. “Кайчагында ялгыш, кайчагында исә уйлап бетерелмәгән сәясәт аркасында җирләр бүлеп бирелеп, эшкәртелә торган сөрү җирләре юкка чыга иде”, - диде Ф. Мөхәммәтшин. Ул шулай ук әлеге юллама нигезендә, Президент куйган максатлар һәм бурычларга ирешү өчен закон проекты булдырылачагын ассызыклады.

“Бу безнең Хакимиятнең барлык тармакларына да кагыла торган документ булачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев