Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Президент социаль челтәрләрне республика халкын нәрсә борчыганын белү өчен мәгълүмат чыганагы буларак куллана

Узган ел ахырында Россия блогерлары өчен Татарстан иң дустанә төбәк булып танылган. Моны күпчелектә ВКонтакте, Instagram һәм Twitter социаль челтәре актив кулланучысы булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхесе белән бәйлиләр. “Дөресен әйткәндә, мин анда очраклы рәвештә эләктем. Беренче очракта Тина Канделаки, икенчесендә – Рамзан Кадыров, өченчесендә – ВКонтакте егетләре сәбәпче булды”, - дип белдерә ил башлыгы. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, хәбәрләргә кешеләр төрле мөнәсәбәт күрсәтә. Президент исә хәзер социаль челтәрләрне республика халкын һәм аерым гражданнарны нәрсә борчыганын белү өчен мәгълүмат чыганагы буларак куллана. “Биредә кеше үз проблемасын яза. Безнең “Халык контроле” системасы бар. Без аның аша халык мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен беләбез. Мин шулар буенча контрольгә алырга кирәкле сорауларны билгеләдем. Аңлашыла, өлешчеләр мәсьәләсе бар. Бу зур проблема, без аны чишү буенча шөгыльләнәбез. “Татфондбанк” һәм “Интехбанк” буенча килеп туган хәл дә авырлардан. Без Мәскәү белән эшлибез, төрле варинатларны карыйбыз. Күз алдыгызга китерегез, кешенең соңгы туплаган акчалары биредә. Алар, әлбәттә, тиргиләр, бу дөрес тә. Ничек әлеге сорауларны чишәргә? Боларның барсына игътибар итәргә кирәк”, - дип сөйләде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев