Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Президент республика Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәгарифне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру буенча "юл картасы" эшләүне йөкләде

Яңа технологияләр кертү һәм алар үсеше, яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр барлыкка килү мәгариф системасын да камилләштерүне таләп итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип, әлеге мәсьәләгә игътибарны юнәлтте.

“Мәгариф программаларының барысы да икътисади таләпләрне исәпкә алып формалаштырылырга тиеш. Эш бирүчеләргә көтеп тору позициясеннән чыгып, аларны эшкәртүдә актив катнашу ярашлы”, - диде республика лидеры.

Татарстанда ул процесс инде бара, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Мәгариф оешмалары һәм предприятиеләр белән берлектә республикада ресурс үзәкләре челтәре булдырыла. Аларның бурычы: квалификацияле кадрлар әзерләү. Әлегә андый ресурс үзәкләре төбәктә – 20, алар санын якын арада 30га җиткерү планлаштырылган.

“Белем бирү процессына дөнья стандартларын кертү буенча методик нигездә һәм системалы эшләү көндәшлеккә сәләтлелек тәэмин итәчәк. Россия субъектлары арасында әйдәп баручыларның берсе булсак та, дөнья дәрәҗәсенә без әлегә җитә алмаган WorldSkills хәрәкәтенә дә кагыла бу”, - дип таныды Татарстан Президенты. Шушы мәсьәләдә дә, республика сәнәгатенә профессиональ кадрлар әзерләү процессында да актив торгызыла торган остазлык институты булышырга тиеш.

“Без эшче һәм инженерлык һөнәрләрне популярлаштыру буенча эшне дәвам иттерәчәкбез. Бу яктан уңай үзгәрешләр бар. Абитуриентларның техник һәм инженерлык юнәлешләре белән кызыксынуы күзәтелә. Соңгы 5 елда республика югары уку йортларына шундый белгечлекләр буенча укучылар кабул итү 14 процентка арткан”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Технологияләрнең үсеш юнәлешләре бөтен тармакларда бер үк вакытта профильле һәм IT компетенцияләргә ия белгечләр әзерләргә этәрә, киләчәк шундый белгечләр кулында булачак, диде республика башлыгы.

Татарстан Хөкүмәте Татарстанның эре предприятиеләре һәм әйдәп барган югары уку йортларына махсуслаштырылган үзәкләр булдыруда ярдәм кулы сузарга әзер. Мисалга, Яр Чаллыда КФУ һәм “КАМАЗ” компаниясе катнашында “машина төзү” юнәлеше буенча белгечләр әзерләү үзәге булдырылачак, Түбән Камада Технологик университет, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре катнашында – нефть химиясе юнәлешендә әзерлек үзәге, Әлмәттә, КФУ һәм “Татнефть” базасында, - нефть һәм газ суырту өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча Югары нефть мәктәбе. “Үзәкләр белгечләр әзерләүне производствога якынайту мөмкинлеге бирәчәк һәм яшьләрне урыннарда калдыруга ярдәм итәчәк “, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Гомуми белем бирүгә дә инновацион якын килүне дәвам иттерү ярашлы була, дип саный Президент. “Белем бирү оешмаларының республика рейтингында иң көчле һәм иң йомшак мәктәпләр арасындагы аерманы киметү үтә мөһим. Мисалга, районнар арасында БДИ буенча уртача баллар аермасы математикадан 20 балл тәшкил итә, югары баллылар өлеше 21 процентлы пунктка аерыла”, - дип белдерде ул.

“Татарстан өчен тел сәясәте аерым мәгънәгә ия. Без моңарчы да рус телен укытуны камилләштерүгә зур игътибар иттек, алга таба да шулай булачак. Республика укучыларының бу фән буенча БДИда нәтиҗәләре югары. Моннан тыш, заман чит ил телләрен белү дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә, бигрәк тә инглиз телен. Шул ук вакытта милли мәгариф бәхәссез өстенлеккә ия булып кала”, - диде республика лидеры. Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде, дип искәртеп, Президент республика Мәгариф һәм фән министрлыгына аны гамәлгә ашыру буенча “юл картасы” эшләүне йөкләде.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев