Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Президент китапханәсе китаплары белән танышасыгыз киләме?

24 октябрьдә Казанда Президент китапханәсе читтән торып куллана торган үзәкләр ача. Алар Татарстан Дәүләт архив уку заллары базасында урнаштырыла. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары уникаль документлар, архив материаллары, Президент китапханәсе китаплары белән таныша ала. Биредә 550 меңләп басма саклана. Фонд материаллары арасында Татарстан тарихы документлары һәм китапларның электрон күчерелмәләре дә шактый. Тематик коллекциядә Татарстанның XVI – XXI йөз башында иҗтимагый-сәяси, мәдәни үсешен, географик торышын күрсәткән төрле архив документлары, картографик материаллар, аудио- һәм видеоязмалар тәкъдим ителә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев