Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Президент академиясендә "Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау" VIII Гайдар форумы узачак

12-14 гыйнварда Президент академиясендә “Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау” темасына VIII Гайдар форумы була. Әлеге форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эксперт буларак чакырылган. Форумның рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат бар. Аерым алганда, форумда тотрыклы социаль-икътисади үсеш, финанс һәм банк секторы, кече һәм урта бизнес үсеше, Россия төбәкләрендә инновацион тармакларга инвестицияләр җәлеп итү өстенлекләрен билгеләү, көндәшле мохит формалаштыру, чит ил партнерлары  белән багланышлар һәм башка мәсьәләләр турында сүз алып барылачак. Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Егор Гайдар исемендәге Икътисади сәясәт институты, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе оештырган VIII Гайдар форумы кысаларында панель һәм экспертлар дискуссияләре, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр, лекцияләр – барлыгы 50дән артык чара була. Аерым алганда, форумда Бөтендөнья банкыннан “Россия Федерациясе – икътисадны комплекслы дианостик тикшерү: бөтен нәрсәне үз эченә алган икътисади үсешкә ирешү юллары” темасына доклад ясалырга тиеш. Шулай ук Россиянең социаль-икътисади үсешенә чит илләр инвестицияләре, тотрыклы үсеш контурларының бүген билгеләнүе, тотрыклы социаль-икътисади үсеш тәэминатында хокукый системаның роле, икътисади үсеш факторлары буларак өстенлекле проектлар, банкларсыз гына банк хезмәтләре, шулай ук социаль үсеш: тарих сабаклары һәм алда торган каршылыклар мәсьәләләре панель дискуссияләрдә каралачак. Экспертлар дискуссияләрендә исә Россиядә һәм дөньяда аудит һәм контроль, яңа региональ сәясәт, үзәк банклар өчен глобаль кризислар һәм каршылыклар: аның макроикътисади сәясәт өчен әһәмияте, инновацион кластерлар белән идарә итүдә иң яхшы тәҗрибәләр һәм башкалар турында сүз була. Бизнес-дәүләт-җәмгыять хезмәттәшлеге кысаларында ничек итеп “берләштерүче лидерлар” булырга? – экспертлар шушы һәм башка мәсьәләләргә дә җавап эзләргә тиеш була. Биредә Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе рейтингы нәтиҗәләрен игълан итү күздә тотыла. Аерым алганда, “Россия төбәкләрендә инновацион бизнес” һәм “Россия төбәкләренең инновацион үсеш рейтингы” тәкъдим ителә. “Экспертлар тираниясе. Икътисадчылар, диктаторлар һәм хәерчеләрнең онытылган хокуклары”, “Хакимлек: хәзерге заман җәмгыятьләрендә хакимият һәм идарә”, “Күчешләр һәм шоклар: финанс кризислар безне нәрсәгә өйрәтте һәм тагын нәрсәгә өйрәтәчәк” дип аталган рус телендәге китаплар, Россиянең 2016 елдагы демографик бите презентацияләнә. Искәртеп үтик: былтыр Гайдар форумында 65 илдән 10 меңнән артык кеше катнашкан булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев