Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Премияләр тапшырылды

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын һәм стипендиятларны котладылар. Быел бу бүләккә Рәшит Бәшәр («Былбыл оясы» китабы өчен), Гөлзадә Бәйрәмова («Дөнья шигырь яздыра»), Рәфкать Шаһиев («Сагыну хисе») лаек булды. Кызыксындыру премияләрен Гөлүсә Батталова («Бер йотым бәхет»), Екатерина Аничкина («Лунный блюз»), Евгений Турхан («Парала») алды. 10 студентка Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия бирелә. Лауреатларны «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучылар Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Эльмира Шәрифуллина, җырчы, композитор, педагог Мәсгут Имашев, С.Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов һәм аның җәмәгате Асия ханым катнашты. Ул көнне Саҗидә Сөләйманованың бюсты янында шигъри митинг та булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев