Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Польша татарларының "Мөселман календаре" нәшер ителгән (ФОТО)

Польша Республикасы Мөселман дини берлегенең Югары мөселман колледжы 2018 елга мөселман календаре (Һиҗри ел белән 1439/1440 еллар) чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына календарьны чыгаруда катнашучыларның берсе - “Rocznik Tatarow Polskich” җыентыгы редакторы, Польша татары Муса Чахоровски белдерде. Календарь 1000 данә тираж белән нәшер ителгән. Аның һәр 12 ае битендә Польша, Литва, Беларусьта урнашкан мәчет һәм гыйбадәтханә фотографияләре урын алган. Моннан тыш, календарь татарлар һәм мөселманнар белән бәйле бәйрәмнәр, төрле истәлекле даталар белән тулыландырылган. Әйтик, Александр Квасьневский 2001 елның 21 июнендә Гданьск мәчетенә килә. Польшаның 1926 -1939 еллардагы президенты Игна́цы Мости́цкий 88 ел элек Вильно мәчетенә килгән булган. Мөселман, дәүләт һәм гаилә бәйрәмнәре аерым төс белән бирелгән. Календарьны редакцияләүдә Польша Республикасы мөфтие Томаш Мишкевич, Барбара Павлич-Мишкевич һәм Дагмара Сулькевич катнашкан. Халина Сагидевич, Александра Мишка һәм Муса Чашоровски ярдәм иткән. Муса Чахоровскига 64 яшь. Ул - Польшада дүрт айга бер чыга торган “Татар күзәтүе”, “Литовск татарлары” басмаларының редакторы һәм унике шигырь җыентыгы авторы да. 20 ел дәвамында Польша татар җәмгыяте тормышын яктырткан басмалар чыгару белән шөгыльләнә. Татарстанда да, Россиядә дә булганы юк, татар телен белми.
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев