Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Польша татарлары үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен күп тырышлык куя

«Кардәшләр» җәмгыятенең Калининград өлкәсе татарларын, чираттагы тапкыр мәдәни элемтәләрне үстерү максатыннан әдәби-музыкаль концерт оештыру өчен, Польша Татарлары Берлеге (Związek Tatarów Rzeczypospolitej Polskiej Oddział Bohoniki, җитәкчесе Лила Асанович) чакырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза. pol   Польша татарлары үз мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен күп тырышлык куя. Бу уңайдан,  татар телендә аралашучылар тарафыннан шигырьләр сөйләтү өчен, Калининградтан кунаклар чакырылган. Польша татарларына халык шагыйре Габдулла Тукай, герой шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләре тәкъдим ителгән. Әдәби-музыкаль кичәгә килүчеләрне шагыйрьләрнең кыскача биографиясе белән таныштырганнар. Танышу ахырында кунаклар Габдулла Тукайның татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарган. Концертның икенче өлешендә калининградлыларда «Бунчук» вокал-бию коллективы (Tatarski Zespół Taneczno-Wokalny Buńczuk), Мария Хазбиевич һәм Роза Хазбиевич җитәкчелегендәге Татар мәдәни фонды (Fundacja Tatarskie Towarzystwo Kulturalne) катнашучыларының чыгышлары зур тәэсир калдырган. Алар татар җырлары башкарган, татарча биегән. «Бунчук» катнашучылары үз чиратында поляк шагыйрьләренең шигырьләрен укыган. Чара татар ризыкларын авыз итү белән тәмамланган.  
Татар информ
Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев