Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Почтамаркет" хезмәте AliExpress белән көндәшлек итәргә мөмкин

"Россия почтасы" ФДУП  "Почтамаркет" сәүдә мәйданын эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә "Коммерсантъ" Федераль дәүләт почта предприятиесенең почта бизнесы буенча генераль директоры Инесса Галактионова сүзләренә сылтама белән.

Әлеге мәйдан market.pochta.ru сайтын һәм 42 мең почта бүлекчәсендә кәгазь каталоглар аша сәүдәне берләштерә. Почта операторы әлеге проект ерак төбәкләрдә яшәүчеләр өчен популяр булыр һәм, алар фикеренчә, Кытай AliExpressы белән көндәшлек итәр дип саный.

Галактионова сүзләренчә, "Почтамаркет" партнерлары сафында инде "Отто Групп Россия" дистанцион сәүдә кибете операторы, "Дочки-сыночки" кибетләре, "Эксмо" нәшрияты, шулай ук Gessmarket гипермаркеты бар. Ел ахырына кадәр партнерларны унга җиткерергә һәм аларның товарларын онлайн-версия каталогына урнаштырырга җыеналар. Сатып алучылар тауарларга заказны почта бүлекчәләрендә бирә ала. Басма каталогта 100ләп товар күрсәтелгән, сайтта - ун меңләп. Почта-банкның электрон бизнес үсеше буенча директоры Анастасия Масленникова газетага аңлатуынча, түләүләрне банк карталары аша башкару мөмкинлеген һәм онлайн-сатып алуларга кредит сервисын өйрәнәләр.

Илкүләм дистанцион сәүдә ассоциациясе президенты Александр Иванов фикеренчә, яңа сервис елдан-ел кими барган кәгазь каталоглар аша сатып алуны кулланучылар өчен популярлык казанырга мөмкин. Ул "Коммерсант"ка "Почтамаркет" ерак почмакларда уңышлы гына эшләп килүче Кытай AliExpress хезмәтенә көндәшлек итәргә мөмкин дип белдергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев