Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Почтальонны түземсезлек белән көтеп алучылар бармы әле?

Хәзерге заманда, һәркем электрон почта һәм интернетка күчкән чорда, почтальоннар эше актуаль түгел кебек тоела, дип яза "Алга" газетасы журналисты Ольга Шипшова һәм почтальон Раис Сучкова белән таныштыра.

Әмма кайберәүләр бер–берсенә хат язуларын, бәйрәмнәр белән котлап открыткалар җибәрүләрен, газета–журналлар яздырып алуларын дәвам итә. Алар элеккечә почтальонны түземсезлек белән көтеп ала. Почтальоннарга һәр йортка һәм оешмага барысын да вакытында китерү өчен иртә таңнан торырга, җилле, давыллы, карлы, яңгырлы көннәрдә аларга күп аралар үтәргә туры килә.

Берәүләр посылкалар һәм башка почта җибәрүләренең бик озак килүеннән, кайчакта бөтенләй килмәвеннән, икенчеләре почта бүлекчәләрендәге чираттан зарлана.

Почтальоннарның эшләре җиңел түгел. Хезмәт хакы аз, эше күп, алар һаман юлда. Һәр көнне аларга авыр сумка күтәреп, ничәмә-ничә километрлар үтәргә туры килә.

Почта хезмәткәрләренең төп бурычы  - вакытлы матбугат басмаларын һәм почта җибәрүләрен вакытында китереп тапшыру. Моннан тыш аларга газета–журналларга яздыру, коммуналь түләүләр кабул итү һәм акчалата түләүләрне тарату һәм башка эшләр йөкләнгән.

"Алга" газетасына хатларны Раиса Павловна Сучкова алып килә.

Почтальон һөнәренә бер уку йортында да өйрәтмиләр. Бу эшне башкару өчен нык куллар һәм аякларга ия булырга кирәк, әлбәттә инде, эшне яратырга кирәк. Почтага эшкә киләсең һәм шунда бүлек башлыгы һәм өлкән хезмәттәшләр җитәкчелегендә почтальон эше нечкәлекләренә төшенәсең, ди ул.

Раиса Павловна Екатериновка авылында туган, кияүгә чыккач, Питрәчкә күчеп килә, озак еллар Казанда эшләгән. Ә почтада ул алтынчы елын хезмәт куя.

"Мөгаен, иң мөһиме, газета, хатлар гына ташу түгел, ә кешеләргә ярдәм итүдер. Без һәр көнне кешеләр белән очрашабыз, алар белән аралашабыз. Олы яшьтәгеләрнең сөйләшәселәре, дөнья хәлләрен беләселәре килә", – ди Раиса Павловна.

Һәр почтальонның үз участогы бар. Раиса Павловна Совет, Осипов, Яңа, Яшел, Тау өсте урамнарына хезмәт күрсәтә. "Эшебез җиңелләрдән түгел шул, – ди Раиса Павловна. – Мин бу эшкә ияләндем инде. Йөрү файдалы булса да, аяклар бик нык арый. Почтальоннар бернигә дә карамастан, яңгырда да, кар–бураннарда да, салкын һәм кызу көннәрдә дә һәрвакыт эштә. Шуңа күрә газеталарга язылырга курыкмагыз, алар сезгә газета–журналларны вакытында китерәчәк".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев