Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Питрәч районының Үзәк җәмигъ мәчетендә революциягә кадәрге борынгы мөселман китаплары һәм кулъязмаларыннан музей ачылды

3 мартта җомга намазыннан соң Питрәч районының Үзәк җәмигъ мәчетендә тантаналы рәвештә революциягә кадәрге борынгы мөселман китаплары һәм кулъязмалардан музей ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада катнашкан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бүлек җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җомга намазын укып, изге гамәлне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм “Иман” нәшрияты китапларын бүләк итте. Оештыручылар Шәле халкына үз фондларында булган сирәк һәм кыйммәтле басмалар – 60 экспонат тәкъдим итте. Китапларның күп өлеше 1905 елга кадәр басылган. Иң борынгы экспонат булып 1878 елда хатын-кызлар турында басылган һәм Корьәндә искә алынган китап тора. Галимнәр Әхмәдһади Максуди һәм Галимҗан Баруди китаплары аеруча зур кызыксыну тудырган. Шәле авылы музее коллекциясе яңа табылдыклар белән көннән-көн баер, дип ышана оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев