Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Питрау" керәшен фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен үткәргән

Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында “Питрау” керәшен фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зурлап уздырды, дип хәбәр итте “Туганайлар” керәшен газетасы. Өч дистә еллык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә, ансамбльнең берничә буын – өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшүсмерләр һәм балалар коллективлары барлыкка килде. Алар барысы да “Питрау” исемен йөртә. Республика, төбәк һәм россиякүләм конкурсларда катнашып, питраулылар призлы урыннарга лаек булдылар, керәшен сәнгатен зур сәхнәләрдә күрсәттеләр. Мәләкәслеләр юбилей кичәсен район күләмендә уздырды. Чарага авылдашларның олысы-кечесе җыелган иде. Юбилярларны котларга күрше авыллардан да килгәннәр. Бәйрәмдә республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, галим-фольклорчы Геннадий Макаров, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, ансамбльнең хормейстры Эльвира Камалова һәм башкалар катнашты. Кунакларны Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев сәламләде. Людмила Белоусова керәшен җәмгыяте башлыгы Иван Егоров исеменнән “Питрау”ны юбилее белән котлап, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү өстендә зур көч куйган һәм яшь буын белән нәтиҗәле эш башкарган районның берничә кешесенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Эльвира Камалова да Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән россиякүләм танылган ансамбльнең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәт белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев