Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Татар Радиосы" концерты узачак

“Татар Радиосы”ның концертын зурлап үткәрү традициягә әйләнә бара. Радиодан меңләгән җыр яңгырый, йөзләгән артист җырлый. Ләкин радионың “Алтын хитлары” – ул сайлап алынган җырлар, җырчылар. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мохит барлыкка китерергә сәләтле. Сез яраткан, радиодан ничәшәр тапкырлар яңгырап, истә калган җырлар – барысы бер урында яңгыраячак. Яраткан җырчыларыгызны күреп, иң якты хатирәләр уяткан җырларны тыңларга килегез. Бергәләп күңел бәйрәме ясыйк, рәхәтләнеп ял итик, Татар радиосының “Алтын” хитларын тыңлыйк, - дип чакыра "Барс медиа". “Татар Радиосы” концерты 21 октябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Башлана - 17.00 сәгатьтә. Алып баручылар: Гөлназ Сәфәрова – Искәндәр Хәйруллин һәм Элмира Кәлимуллина - Айваз Садыйров. Җырчылар составы: 1 Айдар Галимов 2 Артур-Марат 3 Зөһрә Шәрифуллина 4 Идрис Газиев 5 Илмира Нагыймова 6 Илназ Бах 7 Иркә 8 Ландыш Нигъмәтҗанова 9 Ләйсан Гимаева 10 Мөнир Рахмаев 11 Ришат Фәзлиәхмәтов 12 Эльмира Кәлимуллина 13 Фирдүс Тямаев 14 Эльмира Сөләйманова 15 Айгөл Рәхимова 16 Алсу-Азат Фазлыевлар 17 Закир Шаһбан 18 ИлСаф 19 Илдар Әхмәтов 20 Рамил Галимҗанов 21 Ринат Рәхмәтуллин 22 Рамил Әйметдинов 23 Раяз Фасыйхов 24 Азалия Зиннәт 25 Ильвина 26 Хәмдүнә Тимергалиева 27 Илсөя Бәдретдинова Генераль партнер – Зенит банк төркеменә керуче «Девон кредит» акционерлык банкы.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев