"Пьеса режиссерның күңелендәге нечкә кылларны тибрәндермәсә, ул беркайчан да эшкә алынмый" - Равил Сабыр (әңгәмә)

Әлмәт татар дәүләт драма театры 19 февральдә «Сигезле бию» мелодрамасы белән Камал театрында гастрольләрен башлап җибәрә. Шул уңайдан "ШК" хәбәрчесе  пьесаның авторы Равил Сабыр белән элемтәгә керде.
— Равил әфәнде, Казан тамашачысына беренче мәртәбә сезнең «Сигезле бию» әсәре тәкъдим ителә... — Беренче генә түгел инде. 2011 елда Тинчурин театрында Чаллы труппасы гастрольләре узган иде, шул чакта минем өч әсәрне — «Абага алмасы ачы була», «Хәят» һәм Фаил Ибраһимов куйган «Сигезле бию»не уйнаганнар иде. — Димәк, Әлмәттә бу пьесаның икенче куелышы? — Юк, өченче.  Әтнә театрында Рамил Фазлыев бу пьеса буенча «Күбәләкләр утка оча» исемле спектакль чыгарды. — Өч куелыш — бүгенге пьесаларга сирәк эләгә торган бәхет, режиссерларны бу әсәрдә ни кызыксындыра шулкадәр сезнеңчә? — Режиссерлардан сорарга кирәк инде... Минемчә, монда эшнең прагматик ягы да бар. Сер түгел, безнең театрларда артисткалар, бигрәк тә урта яшьләрдәге ханымнар шактый, барысына да алар теләгән кадәр роль җитми. Ә бу пьесада шундук сигез артисткага роль әзер. Тик шул ягы да бар, театрлар пьесаларга нинди генә зур кытлык кичермәсен, режиссерга пьеса ошамаса, ул аның күңелендәге ниндидер нечкә кылларны тибрәндермәсә, ул беркайчан да эшкә алынмый. — Сигез актриса уйный, дидегез, ә ничә ир-ат? — Бөтен хикмәт тә шунда шул, ир-атлар юк бу спектакльдә. Дөресрәге алар сәхнәдә юк, ә хатын-кызлар әлбәттә ир-атлар турында сөйләшә. — Сез режиссерлар белән аралашасыздыр бит, алар ни ди соң? Ни кызыксындыра аларны? — Аралашам, әлбәттә! Әлмәттәге премьерага Чаллыдан Фаил абый Ибраһимов килгән иде. Булат Бәдриев куелышындагы спектакльне карагач: «Бик үзенчәлекле пьеса бит бу, аңа әле тагын бер генә дә, ике генә түгел режиссер борыннарын канатачак. Маладис, Булат! Җиңгәнсең!» — диде. Беләсезме хикмәт нидә минемчә? Бер тәнкыйтьчедән яза башлаган гына заманаларда «әсәрләреңдә подтекст юк» дигәнне ишетергә туры килгән иде. «Сигезле бию»дә исә подтекст өстендә подтекст һәм аны бит әле табып, аңлап бетерү генә җитми, актер уены аркылы тамашачыга да җиткерергә кирәк, менә шул катлаулы максат булуы җәлеп итәдер күрәсең режиссерларны. — Равил әфәнде, ә ни өчен татар матбугатында сезнең исем бер дә күренми? — Татар газета-журналларына башка язмыйм, дигән нәзерем юк анысы... Тик ул үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты: "Татарстан яшьләре"ндә эшләгән җирдән Чаллы хакимияте матбугат үзәгендә эш тәкъдим иттеләр, аннары Чаллыда чыга торган урыс телле газетага чакырдылар, алга таба республика күләмендә нәшер ителә торган шулай ук урыс телендә чыга торган газетаның Чулман аръягы төбәгендәге үз корреспонденты булу тәкъдиме килде, тора-бара бюро төзеп шуның эшен җайга салырга кирәк булды, ә 2015 елның ноябрендә «Татнефть» компаниясенә «Нефтяные вести» газетасының мөхәррире итеп эшкә чакырдылар. 20 ел эчендә мин фәкыйрегез нибары бер мәртәбә генә татар матбугат органына кызыклы булдым, «Татмедиа»ның Чаллыдагы бер филиалына директор булып килмәссеңме икән, дип Казаннан шылтыраттылар. Тик ул чакта, кем әйтмешли, поезд киткән иде инде, мин Әлмәткә күченгән идем. — Спектаклькә кире кайтсак, ни өчен ул кече залда уйнала? Зурысын тамашачы белән тутырып булмас, дигән курку бармы әллә? — Юк, хикмәт бөтенләй аңарда түгел. «Сигезле бию» — ул, урысча әйткәндә, "камерный", "атмосферный" спектакль. Ул кешеләр күңеленең иң тирән төпкелләренә үтеп керергә тиеш, ә моның өчен тамашачының артистларга якын урнашуы кирәк. Форсаттан файдаланып, барлык дусларымны, таныш-белешләрне спектакльгә чакырам. Килегез, үкенерлек булмас!

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: