Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пермьнең "Гүзәл Чулман" фольклор коллективы җитәкчесе Строганов премиясенә тәкъдим ителде

Пермь краеның Татар милли-мәдәни мохтарияте Пермьнең “Гүзәл Чулман” яшьләр фольклор коллективы җитәкчесе Гөлүзә Хәмзинаны Строганов премиясенә тәкъдим итте. Әлеге премия 2005 елдан “Пермь якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан ел саен җирлекнең үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләренә тапшырыла. Премия Пермь краенда XVI–XX гасырларда яшәгән сәүдәгәрләр – Строгановлар Сәүдә-сәнәгать йорты вәкилләре хөрмәтенә аталган. Ул иҗтимагый тормышта, фән һәм техника, спорт, икътисад һәм идарә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә соңгы елдагы казанышлар, шулай ук “Намус һәм абруй өчен” – барлыгы алты номинациядә каралган: һәркайсында бер генә кеше бүләкләнә. Гөлүзә Хәмзина мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары, Пермь татарларының милли кыйммәтләрен, мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, аларны Пермь краеның мәдәниятен баетуга хезмәт куйганы өчен тәкъдим ителгән. Гөлүзә Хәмзина тумышы белән Пермьнең үзеннән. Перьм дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 2011 елда “Гүзәл Чулман” фольклор коллективын оештыра. 2013 елда аның бүлекчәсе “Гүзәлкәй” балалар студиясе дә пәйда була. 2015 елда коллектив “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фолькор фестивале Гран-приена лаек була. Гүзәл Хәмзина Пермь крае районнарында фольклор-этнографик экспедицияләргә йөреп, фольклор материал җыеп, ансамбльнең репертуарын Пермь татарлары биюе хореографик композициясе белән баета. Бүгенге көндә ансамбль "халык коллективы” исеменә тәкъдим ителгән. Төбәктә милли бәйрәмнәр, Сабан туйларының бизәге булып торган "Гүзәл Чулман"га быел 5 ел тулды. Үткән ел биюче яшьләр Италиядә узган "Terranostra", "Festival del Cuori" фольклор фестивальләрендә катнашып кайтты. Быелдан вокал бүлеге дә ачылган, анда Саубән Чуганаев җитәкчелегендә өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә. Киләчәктә халык уен кораллары ансамблен оештырырга телиләр. "Строганов премиясе" иҗтимагый танылу премиясе кандидатлары "Пермь якташлыгы" җәмгыятенең рәсми сайтында (пермскоеземлячество.рф) тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Гүзәл Хәмзинә шулай ук кандидатлар исемлегендә. Тавыш бирү 18 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр июнь аенда бүләкләнәчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев