Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пермьдә "Татарстан китап нәшрияты" китаплары тәкъдим ителә

9  марттан 12сенә кадәр «Татарстан китап нәшрияты» китаплары «Мөселман дөньясы – 2017» VII төбәкара мөселман мәдәнияты форумында Пермьдә тәкъдим ителә. Әлеге чараны Пермь шәһәре губернаторы хакимияте Пермь крае мөселманнарының диния нәзарәте ярдәмендә оештырган. Форумда булудан тыш, бу көннәрдә анда катнашучылар Казаннан китертелгән китапларның бай ассортименты белән Космонавтлар шоссесы, 59 нчы йортның 2 катында күргәзмәләр мәйданында «Пермь ярминкәсе»ндә таныша ала. Биредә нәшриятның 150ләп төр китабы куелган. «Татарстан китап нәшрияты» дигән стендта татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты, төрле юнәлештәге яңа китаплар белән танышырга була. Анда балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар, тарихи басмалар, уку әсбаплары, бүләк һәм сувенир басмалар, альбомнар да бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев