Пермьдә дә, Казанда да Сабан туе бер көндә узачак

Пермь Сабан туе нәкъ бер айдан, ягъни 23 июнь көнне уздырылачак. Бу хакта Пермь шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Пермь краенда беренче Сабан туе 26 май көнне Печмень авылында узачак. Край күләмендә балалар Сабан туе 2 июньдә булыр, дип көтелә. Гомумән алганда, Пермь краенда быел 40 ка якын җирлектә милли бәйрәмне билгеләп узарга планлаштыралар. Күпчелек Сабан туйлары 10 һәм 11 июнь көннәренә, шулай ук 17 июньгә билгеләнгән.

Татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: