Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пермь шәһәрендә II Татар яшьләре көннәре узачак

24-26 мартта Пермьда II Татар яшьләре көннәре узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручы Рөстәм Галимов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быелгы Татар яшьләре көннәренә Уфа, Ижау, Екатеринбург, Чиләбе, Казан һәм Пермь районнарыннан 60лап кеше җыелачак. “Узган ел чарага килүчеләр саны азрак иде. Безнең шулай җыелуыбызның максаты — үзара аралашу, танышу, тәҗрибә уртаклашу. Моннан тыш, бу татар яшьләрен милләтне, телне, мәдәниятне сакларга җәлеп итү өчен берләштерү ысулы да булып тора. Элек бездә яшьләр болай ук актив түгел иде. Хәзер исә күпкә активлашты. Иң мөһиме алар өчен мохит тудырырга кирәк”, - диде Рөстәм Галимов агентлык хәбәрчесенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев