Пермь халкы мәчет төзүгә каршы митинг уздырган

Узган шимбәдә, ягъни 10 декабрь көнне Пермь шәһәренең “Данилиха” микрорайоны халкы мәчет төзүгә каршы чыгып, митинг уздырган. Анда 60 ка якын кеше катнашкан. Митингны оештыручы, шушы микрорайонда яшәүче Татьяна Кротова “Рroperm.ru” сайтына дингә каршы чыкмыйбыз, дип белдерә. “Без нинди дә булса дингә каршы түгел. Татарлар, башкортлар һәрвакыт безнең белән бергә яшәде. Бу дингә каршы митинг түгел. Без нәкъ менә бу урында мәчет төзергә ярамый, дибез. Башка җир кишәрлеге тапсыннар”, - дигән ул митинг вакытында. Митингта әлеге территориядә мәчет төзүгә каршылардан имза да җыелган. Татьяна Кротова төзелешкә каршы булуын микрорайонда балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр җитмәү белән бәйләп аңлата. Митингтагы активистларның тагын берсе - Александр Вахрушев башка сәбәпне атый. Аның фикеренчә, мәчет төзелгәч, аның тирәсенә мигрантлар җыялачак. “Чит илләрдән килгән "безнең дусларыбыз" биредә үзләренең кечкенә диаспораларын булдыра, аннары алар шул төбәктә яшәүчеләргә тәэсир итә башлый, җирле халыкны кысырыклап чыгара”, - дип белдерә ул митингта. Пермь краеның Төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Габделкәрим хәзрәт Миндубаев әлеге мәсьәлә буенча “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына мәгълүмат бирүдән баш тартты. Шулай булуга да карамастан, ул шәһәрдә мәчетләр саны җитмәвен, бәйрәмнәр вакытында мөселманнарның мәчетләргә генә сыймыйча, урамнарга тулып, аларны ябарга туры килүен билгеләп үтте. “Яңа мәчет салырга дигән урында элек  кечкенә генә гыйбадәт урыны бар иде. Гыйбадәт бүлмәсе бинаның икенче катында урнашкан һәм кеше күп җыелганлыктан, теләсә кайчан ишелергә мөмкин. Аның үзәк базар янында булуы да үз ролен уйный”, - диде Габделкәрим хәзрәт Миндубаев. Аның сүзләренчә, Пермьдәге мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, 1,5 мең кеше сыярлык тагын кимендә 2 мәчет төзү кирәк. Бөтендөнья Татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин фикеренчә, “мигрант артында ислам дине тора”. “Булачак мәчет базарга якын булганлыктан, анда күбрәк читтән килгән мөселманнар булачак, дип уйлыйлар. Пермь шәһәрендә яшәгән руслар, бик тирәнтен уйлый белсәләр, алар шул җирдә төрки-татар халкы яшәвен белергә тиеш иде. Дөресен әйткәндә, төзүчеләр тарихи җирдә урын сораган. Анда мәчет төзергә рөхсәт итмәү - ялгышлык”, - дип саный Сәлим Назин. Мисал итеп ул Казанда христиан чиркәүләренең мөселман мәчетләре белән янәшә торуын китерде. “Пермьнең күп кенә җирләрендә чиркәүләр төзелә. Шул ук вакытта мәчет төзүгә каршы чыгу, миңа калса, ул мәдәниятле халыктан чыккан эш түгелдер”, - ди Сәлим Назин. Ул шулай ук мигрантларның законлы рәвештә эшләвен, мәчет төзүдә ярдәм итәргә омтылуларын билгеләп үтте. Пермь өлкәсенең “Инсан” татар-башкорт мөселман яшьләре оешмасы рәисе Артур Уразов мәчет төзелешенә каршы митинг узуның берничә сәбәбен фаразлады. "Пермь өлкәсендә татар, мөселман төбәге түгел. Шуңа да башка конфессия вәкилләре, дөресрәге аларның җитәкчеләре моны позицияләрен югалту кебек кабул итәдер. Бәлки, бу өлкәдә төрле конфессия вәкилләрен ызгыштыру өчен чит илләрдә яшәүче "өченче көчләр" тарафыннан махсус оештыргылгандыр. Аның иганәчеләре, акча бирүчеләре бардыр. Бу тулы бер системадыр. Аны оештыручылар өчен бездә конфликт булу файдалыдыр", -  диде ул. Уразов фикеренчә, яшьләр оешмасы, кирәк булган очракта, нинди дә булса ярдәм итәргә әзер. Аның фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен аның турында массакүләм мәгълүмат чараларында дөреслекне язарга кирәк. "Мөселманнар Пермь үсеше өчен үзләреннән өлеш кертә, халык шуны аңларга тиеш", - диде ул. “Татар-информ”ның Пермь шәһәре администрациясенә, администрация башлыгы урынбасарларына мөрәҗәгать итүләре нәтиҗә бирмәде: рәсми затлардан бу мәсьәләгә карата җавап алып булмады. Мәгълүм булганча, Пермь шәһәрендә 5 мәчет исәпләнә. Аларның иң зурысы — Җәмигъ мәчете 1902-1903 елларда салынган. Сәүдәгәрләр акчасына сафка бастырылган гыйбатәт йорты 1939 елда Совет хакимияте тарафыннан тартып алына һәм мөселманнарга бары 1990 елда гына кире кайтарыла. Пермь краенда ике мөфтият (Үзәк Диния нәзарәтенә һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә караган дини оешмалар) эшли. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: