Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пензада Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-иҗади кичә узды

15 февральдә татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бөтен җирдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза. Әлеге вакыйгадан Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте дә читтә калмады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте. 7 февральдә Пензада герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-иҗади кичә узды. Кичәгә килүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры турында документаль фильм күрсәтелде. Шагыйрьнең фронттан хатыны Әминә һәм кызы Чулпанга язган хатларын укыдылар. «Моабит дәфтәре» циклына кергән шигырьләрне уку кичәнең иң югары ноктасы булды. Кичә Пенза дәүләт университеты укытучысы Римма Юняеваның «Кызыл ромашкалар» җырын башкаруы белән төгәлләнде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев