Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенза татарлары халык театры оештырырга ниятли

Инде беренче куячак спектакльләрен дә сайлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проект җитәкчесе Гүзәл Сәфәрова хәбәр итте. “Моңа кадәр Пенза өлкәсендә татар театры булмаган. Без исә сәләтле, теләге булган кешеләрне бергә туплап, халык театры оештырырга ниятләдек. “Авыл кызы” бәйгесе тәмамланганнан соң, беренче спектакльнең репетицияләрен башларга планлаштырабыз. Ул якынча май айларында булыр дип көтелә”, - диде Г.Сәфәрова. Аның сүзләренчә, Пенза татарлары халык театры беренче булып Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштерәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев